Тема: “Сынаулар аланы”
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Тема: “Сынаулар аланы”
Автор: Шайхуллина Руфия Нафисовна
Яр Чаллы шәһәренең 13 нче номерлы "Елмаю" катнаш балалар бакчасы муниципаль автаномияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячесе Шайхуллина Руфия Нәфис кызы. Тема: “Сынаулар аланы”Максат: балаларны халкыбызның героик үткәне белән таныштыру, үз халкы, Армия өчен горурлык хисе тәрбияләү, үз Илеңне яклау теләге тәрбияләү.Бурычлар:Балаларны илебезнең тарихи үткәне (Бөек Ватан сугышы) белән таныштыруны дәвам итү.Армия сафларының туган илне саклауда зур өлеш кертүен җиткерү.Балаларда эмоциональ аралашу шартларында хәрәкәтләнү күнекмәләрен ныгыту.Спорт күнекмәләре ярдәмендә җитезлек, кыюлык, координация булдыру.Игьтибарлылык, максатчанлык, иптәшлек хисе тәрбияләү.Балалар залга музыка көенә керәләр.Исәнмесез балалар! Ел саен илебез онытылмас бәйрәм – Җиңү көнен билгеләп үтә. Безнең бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында җиңгәгененә әлеге елда 80 ел булды. Бу бер үк вакытта моңсу да, шатлыклы да. Моңсу, чөнки бу сугышта бик күп кеше һәлак булган. Ә шатлыклы, чөнки без җиңдек! Озак та үтмәс сез үсәрсез һәм безнең илебез сагын безне дошманнардан сакларга армия хезмәтләренә барырсыз.Солдатлар, ил чиген саклар өчен кыю, җитез, көчле булырга тиешләр. Шуның өчен бүген без “Яшь сугышчы мәктәбе” укулары уздырачакбыз. Бу укуларда безгә сынаулар үтәргә туры киләчәк.1 өлеш. Зарядка.Сугышчыларга һәр иртә үзен дәртле һәм көчле хис итәргә нәрсә ярдәм итә? Әлбәттә, зарядка! Сезне каршылыклар полосасы каршылый, бер-бер артлы этешмичә үтеп чыгарга кирәк безгә.Атлап киттек, бер-бер-бер-ике-өч! Гәүдәләр төз!Куллар билдә, аяк очларында атлап барабыз;куллар баш артында, үкчәләрдә атлап барабыз;каз адымы белән чүгәләп барабыз;кыр белән сикереп барабыз;аяклар белән тыпырдар барабыз;Атлап киттек, борын белән тирән итеп сулыш алабыз, авыз аша чыгарабыз.Ике колоннага бүленеп степ-эскәмияләр артына килеп басабыз.Күзләребез армасын өчен күзләргә гимнастика ясап алыйк.күзләрне берничә мәртәбә йомып-ачып кыскалыйбыз;күзләрне генә йөртеп уңга, сулга, өскә, аска карыйбыз;күзләргә “бинокльләрне” китерәбез, уңга, сулга, еракка карыйбызкүзләрне йомабыз һәм үзебез тирәли әйләнеп чыгабыз...2 өлеш. Гомуми үсеш күнегүләре үткәрү (ОРУ)Күзләрне ачтык, һәм, балалар беләсезме без кая килеп чыктык?! Без армиячеләрнең хәрби әзерлек аланына килеп чыкканбыз. Минем монда сезне бик кызыклы эскәмияләр белән таныштырасым килә, болар “степ-эскәмияләр” дип атала. Степ-эскәмияне Америкада яшәүче инструктор-спортсмен уйлап тапкан, “степ” сүзе “адым” дигәнне аңлата. Степ-эскәмиядә атлап атлап күнегүләр ясау безнең умыртка баганабызны төз итә, безнең гәүдәләр төз, матур була.Степ-эскәмияләрдә музыка астында күнегүләр ясау.3. Төп хәрәкәт төрләре үткәрү (ОВД)Безнең кулларыбыз көчле булсын өчен без хәзер “тылсымлы туплар” белән “серле” күнегү ясарга өйрәнәбез. Балалар карагыз нинди матур туплар, әйдәгез алыйк әле.Степ-эскәмияләргә бастык, аякларны иңсәләр киңлегендә куеп бастык, туплар кукрәк каршында, тупларны өскә ыргытабыз да, кире тотарга тырышабыз;Аяклар иңсәләр киңлегендә. Тупларны өскә ыргытабыз, кулларны чәбәкләп алабыз да, кире тотып алабыз. Булдырдыгыз!Кулларыбызда мускуллар артты, аякларга да көч өстәр өчен, без сезнең белән хәзер “чикерткәләргә” әвереләбез. Без гади генә итеп сикермәячәкбез, ә умыртка баганаларыбыз сәламәт һәм аякларыбыз көчле булсын өчен, степ-эскәмияләр аркылы сикерәчәкбез.Ничек сикерергә икәнлеген мин сезгә башта күрсәтәм, игътибар белән карап торыгыз.Аякларны тезләрдән аз гына чүгәбез, кулларны артка чигәбез, этәргеч ясыйбыз да сикерәбез, сикереп чыкканда куллар алга килә, һәм оекбашларга сикереп басабыз да тураябыз.Булдырдыгыз! Әлеге сынауны да уңышлы үттегез!4. Без көчне күп җыйдык, әле безнең сәламәтлегебезне ныгыта торган тагы бер әйбер бар. Бу – массаж. Массаж безнең организмга төрле авырулар белән көрәшергә ярдәм итә. Массажның бер төре булган “су-джок” дип аталган кечкенә энәле тупчыкларны кулланабыз. Су-джок безнең тәннәребездәге көчле нокталарабызны уятырга булыша.Су-джокны битләрдән, башлардан йөртәбез;Иңсәләрдән башлап, куллар буйлап кул бармакларына кадәр йәртеп, кирегә йөртәбез;Ботлардан башлап, аяк бармакларына, аннан кирегә йөртәбез.5. Релакс.Балалар аякларны төрекчә куеп степ-эскәмияләргә утырыйк әле. Россия дәүләтенең символларына герб, флаг һәм гимн керә. Безнең гербта ике башлы алтын бөркет сүрәтләнгән. Россиянең флагы ничә төстән гыйбарәт икән? (3) Нинди төсләрдән?(ак, зәңгәр, кызыл). Кызыл төс (батырлык), күк төсе (һава төсе, тугрылык), ак төс (тынычлык,чисталык). Тыңлагыз әле, нинди көй ишетәсез?! (“Россия гимны” яңгырый). Киләчәктә спорт ярышларында сез бу гимнны бик күп тапкырлар ишетерсез, әлеге гимн безнең илне алга әйдәп баручы җыр.Йомгаклау.Балалар көчле, сәламәт булыр өчен, физик күнегүләр белән бер рәттән әле сәламәт тукланырга, витаминлы ризыклар ашарга да кирәк. Сез нинди витаминлы яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр беләсез? Молодцы!Хәзер без сезнең белән витаминлы шашлыкчыклар ясыйбыз. Кулларны юеш салфеткаларга сөртәбез дә, өстәлләр янына киләбез. Таякчыкларга җиләк-җимешләрне кидерәбез. Менә безнең витаминлы шашлыкларыбыз әзер. Балалар сез барлык сынауларны уңышлы үтеп чыктыгыз, молодцы! Менә хәзер сез илебезне сакларга хокуклы кәчле, җитез, кыю солдатлар булдыгыз! Мин сезгә киләчәктә дә физик культура белән шөгельләнеп, спорт ярышларында катнашып беренче урыннарны яуларга, малайларыбызга армия хезмәтләрендә чыныгып, чын егетләр булып кайтуыгызны телим! Уңышлар сезгә! Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә бирү учреждениясе Мөслим авылы гомумүстерелешле «Күбәләк» балалар бакчасыФизик культура белем бирү эшчәнлегеТема:“Сынаулар аланы” (мәктәпкә әзерлек төркеме)“Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячесе: Лошкарева Нәфисә Рәшит кызыМөслим, 2020