Татар халык ашлары


Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Татар халык ашлары
Автор: Садреева Ильмира Робертовна

Тема: Татар халык ашлары.Дидактик максат1.тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү,Үстерелешле максатхәтерне яхшырту, логик фикерләүне камилләштерүТәрбияви максат: татар халкына ихтирам хисе тәрбияләүПредмет нәтиҗәләре: Татар халык ашлары исемнәрен әйтә белү,истә калдыру.Метапредмет нәтиҗәләр:Регулятив универсаль уку гамәлләреукытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.Танып белү универсаль уку гамәлләреФикерләрне логик чылбырга салу,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.Җиһазлауноутбук һәм экран; презентация “Татар халык ашларытемаларына төсле рәсемнәр; кечкенә күләмле итеп пешерелгән татар халык ашларычәкәчәк, бавырсак, кош теле, бәлеш, өчпочмаклар, кыстыбый, гөбәдия;Дәреснең барышыI. Дәресне оештыру:1. Сәламләшү.- Исәнмесез!Хәерле көн!- Исәнмесез!Саумысез!- Кәефләрегез ничек соң?- Кояшлы иртә кебек!Татар телен, тукай телен өйрәнергә дип килдек.2. Дежур укучы рапорты:Класста мин дежур. Бүген 13 февраль, сишәмбе көн, ел вакыты – кыш. Урамда салкын. Класста барысы да бар. Рапорт бирде: (укучы исемен һәм фамилиясен атый)Укытучы:Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.- Каршыдагы иптәшегезгәХәерле көн теләгез,- Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.Укытучы: Кәефләрегез күтәрелдеме? Дәресебезне башлыйбыз.II. Актуальләштерү.Укучылар сезнең алдыгызда өй тора. Ләкин ул буш, нидер җитми. Алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне кулланып, без аны хәзер тулыландырырбыз.Мин сезгә рәсемнәр таратам.Анда сүзләр язылган. Таныш булган сүзләрне шул өйгә беркетегез. Таныш булмаганнарын такта янына тезегез. (Таныш сүзләр- әни,әти, абый, сеңел, апа, әби, бабай. Таныш түгел сүзләр- өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, бәлеш, кош теле.)(Балалар рәсемнәрне беркетәләр.Тәрҗемә итәләр.Тәрҗемә итә алмаганнарын такта янына тезәләр.Балалар укыйлар. Яңа сүзләрне таныйлар.)УкытучыӘлеге сүзләрне кертеп җөмләләр төзеп карагыз әле.Укучылар үзләре төзегән җөләләрне укыйлар.Ишек шакыйлар. Почтальон ролендәукучы.Укучы: Исәнмесез! Бу 2 сыйныфымы?Укучылар: әйе. 2сыйныф.Укучы: Сезгә хат бар.Укытучы: ( хатны ала) зур рәхмәт.Укучы: Сау булыгыз!Укучылар: Сау булыгыз!Укытучы: укучылар, хатны укыйбызмы?Укучылар: укыйбыз. Тыңлагыз!Исәнмесез, 2 сыйныф укучылары!Минем исемем Айдар. Мин Менделеевск шәһәренән. 2 нче сыйныфта укыйм. Мин сезнең белән танышырга телим. Сезгә кунакка киләм. Сау булыгыз!Айдар.Укытучы: Укучылар, Айдарны кунак итәбезме?Укучылар: ӘйеУкытучы: Айдар килүенә табыныбыз әзер түгел бит. Табынга нәрсәләр куярбыз икән соң? Мин сезгә берничә табышмак әйтәм. Уйлап карагыз әле.Бәрәңге, ит, тоз салыпПочмаклар ясаганнар.( өчпочмак)Камыр эчендә бәрәңгеЯ, уйлап кара әле.( Кыстыбый)Вак кына итеп кисеп,Өяләр аны таудай.( чәк-чәк) Укучылар: Балалар укыйлар.БәлешГөбәдияПәрәмәчКош телеУкытучы: Бу нәрсәләр?Укучы: АшамлыкларУкытучы:Нинди ашамлыклар? Кемнәр пешерә?Укучы: Национальные блюда, татарские национальные блюда( җаваплар төрле)III. Уку мәсьәләсен куюУкытучы: Шулай итеп , без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?Укучылар: татарские национальные блюда.Укытучы:Бүгенге дәресебезнең темасы: Татар халык ашлары.(“Татар халык ашларытапшыруының көе яңгырый)УкытучыӘйдәгез бергәләп татар халык ашларын кабатлыйбыз. 2 нче күнегү.89 бит(такта янында укучылар тезеп калдырган рәсемнәр белән эш )Рәхмәт, булдырдыгыз. Хәзер уйнап алабыз.Бик яратамуены. Такта янындагы рәсемне алып нәрсә яратуыңны әйтү.УкытучыУкучылар, сез кайсын яратасыз?-Укучылар җавап бирәIV. Уку мәсьәләсен чишү.УкытучыУкучылар, Айдар килеп тә җитте бит.Айдарны ничек каршы алабыз.Укычылар: Исәнме, Айдар.Хәерле көн!Укытучы:Ничек кунак итәбез?Табын артына ничек дәшәрбез?Укучылар: Айдар, табынга рәхим ит!Укытучы: Әйдәгез, укучылар дәреслекнең 90 нчы битен ачтык. Айдар безне тыңлап торсын.“ Айдар бездә кунакта” тексты белән танышабыз.-Үрнәк уку.-Текстны сәнгатьле итеп укуУкучыларТекстны чылбырлап укыйлар, тәрҗемә итәләр.Укытучы: Текст буенча сорауларга җавап бирәбез.V. Ял минутыVI. Яңа белем һәм күнекмәләрне куллану VII. РефлексияБәяләүVIII. Өй эше