Тукай эзләреннән
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Тукай эзләреннән
Автор: Ахкамова Миляуша Дияттиновна
Тукай эзләреннән-Исәнмесез укучылар,исәнмесез хөрмәтле кунаклар! Туган тел-иң әйбәт шигырь Туган тел- иң әйбәт җыр Туган тел-иң әйбәт китап Туган тел-иң якын тел-Укучылар мин сезгә нәрсә турында шигырь укыдым?-Туган тел турында.-Әйе,бик дөрес.Ә хәзер туган тел турында җыр җырлап китәбезме?-Әйе.(балалар “Җырлыймын туган телдә “җырын җырлыйлар)-Хәзер әйдәгез буталган хәрефләргә булышыйк әле,нинди сүз барлыкка килер икән? ГАБДУЛЛА һәм ТУКАЙ-Әйе,бик дөрес.Габдулла Тукай.-Карагыз әле укучылар,монда ниндидер рәсемнәр бар.Нәрсәләр икән бу?-Бу эзләр.-Шулай итеп,без бүген Тукай эзләреннән сәяхәткә чыгарбыз. Бик ерактан сызылып аткан Бер гүзәл апрель таңы Бирде сине бу җиһанга Әй,шагыйрьләр солтаны!-Ә хәзер әйдәгез укучылар, беренче биремгә күчәбез.-Бу сан нәрсәне аңлата? (2 слайд)-Тукай туган ел.-26 нчы апрель нинди көн?(3слайд)-Тукай туган көн.-Җавапларны тикшереп карыйк.(4слайд)-Әйе,сез бик дөрес җавап бирдегез.-Биремне дәвам итәбез,бергәләп укыйбыз.-Мөхәммәтгариф (5 слайд)-Бу исем нәрсәне аңлата?-Әтисенең исеме.-Алга таба тагын бер исем бар,бергәләп укыйк.-Мәмдудә.(6 слайд)-Ә бу кемнең исеме?-Әнисенең исеме.-Җавапларны тикшереп карыйк.Сез бик дөрес җавап бирдегез. (7слайд)-Ә хәзер балалар Лилия Егоровна белән бергәләп ребус чишеп Тукай эзләреннән алга таба атларбыз. Ребустагы сүзләр рус телендә (ребус чишәбез)(8-17 слайдлар)-Әйе,Тукай халык баласы. Аны халык үстергән.Ул Кушлавычта,Өчиледә,Казанда,Кырлайда,Җаектада яшәргә өлгергән.(18 слайд)-Ә хәзер әйдәгез адашкан хәрефләр уенын уйнап алыйк.Хәрефләрдән Габдулла Тукай язган шигырьләрнең,әкиятләрнең исемнәре чыгарга тиеш.(19 слайд)-Карлыгач.-Дөреслеген тикшерик.(20 слайд)-Алдагы хәрефләрне карыйк.(21 слайд)-Шүрәле.-Дөресме икән?(22 слайд)-Әйдәгез тагын бер сүз төзеп карыйк.(23 слайд)-Су анасы.-Доресме?(24 слайд)-Балалар сез куелган сорауларга бик дөрес җавап бирдегез.-Безнең бәйрәмебездә катнашучы 1 А сыйныфы укучыларына өй эше биргән идек.Сүзне аларга бирик.-Хәзер икенче төркемгә сүз бирик.-Нинди әсәрләр күрсәтелде?- “Бала белән күбәләк” һәм “Кызыклы шәкерт”-Рәхмәт укучылар,булдырдыгыз.Безнең Тукаебыз да :-эш беткэч уйнарга ярый дигән бит.Ә хәзер әйдәгез бездә Габдулла Тукайның “Туган телен” җырлап алыйк.Бу җыр татар халкынын гимнына әверелгән җыр.(җырлыйбыз) Җаны барның җирдә җыры булыр Бәйрәмнәре булыр мәңгегә Без бәхетле,без шагырьле халык Без Тукайлы халык мәңгегә!-Шуның белән безнең әзерләнгән чарабыз тәмам.Укучыларга,килгән кунакларга зур рәхмәт!!!