Бәбкә саклау
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Бәбкә саклау
Автор: Сахабиева Гольфия Исхаковна
Бәбкә саклау.(балалар фольклоры).(Тотынышып 2 кыз йөгереп чыгалар һәм Айсылуны чакыралар.) - Әй, Айсылу, әйдә бәбкә сакларга тугайга барабыз.(Айсылу чыга. Балаларның кулларында төенчекләр)Әйдәгез, кызлар!(Йөгереп бер якка кереп китәләр. Икенче яктан кире сәхнәгә (тугайга) керәләр. Бер үк вакытта төрле яктан балалар “тугайга” чыга. Кайберләренең кулында чыбык, кемдәдер төенчек. “ Кыш-кыш” диеп каз куган кебек кыланалар.)Камил, казларыңны ераграк ку әле, минем бәбкәләремне чукыйлар.Арина, синең ничә бәбкәң бар?Минем бәбкәм 12.Минеке 7әү.Минеке 15әү.( Бергә әйткәнгә -әү,-әү,-әү дигән аваз ишетелеп тора.) 1 балаКазлар күлләрдә була,Лачын чүлләрдә була,Бергәләшеп уйныйк әле,Бергә күңелле була.2 бала-Әйдәгез, “Бу дустың белән күреш” уенын уйнап алабыз.( Балалар кулга-кул тотынып түгәрәккә басалар һәм, җырның эчтәлегендә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап, «Сандугач-күгәрчен» көенә җырлап әйләнәләр:Аякларың тыпырдат (аякларын тыпырдаталар)Кулларыңны чәпелдәт, (кул чәпелдәтәләр)Бер монда, бер монда, (кулларын бер уңда, бер сулда чэпелдәтәләр)Кыен эш түгел бер дә.Бер уңга, бер сулга, (баскан җирдә әйләнеп баш ияләр)Кыен эш түгел бер дә. (соңгы кыланышлар кабатлана)Башың аска иеп ал, (башларын аска иеп алалар)Кул бармагың янап ал, (бармак яныйлар)Бер монда, бер монда, (уңга, сулга бармак яныйлар)Кыен эш түгел бер дә. (әйләнеп алалар)Кулларыңны күтәреп (кулларын сузып күтәрәләр)Алга сал талгын гына. (талгын, нәфис итеп кулларын төшерәләр)Сал уңга, сал сулга, (кулларын уңга, сулга салалар)Кыен эш түгел менә, (әйләнеп алалар)Бу дустың белән күреш, (уң яктагы дусты белән күрешәләр)Бу дустың белән күреш, (сулдагы дусты белән күрешәләр)Йә, иптәш, йә, әйлән, (әйләнәләр) ''Бик кыен түгел бу эш. (баш ияләр)Уен шуның белән бетә.Инде берне җырлап та алыйк.(“Дүдәк-дүдәк” җыры)1.Йөгерә үрдәк, йөгерә каз,Боты озынга күрә, Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,Басма өстендә каз-үрдәк шул,Басма өстендә каз-үрдәк.Кыйгак-кыйгак,Бак,бак, бак, бак,Басма өстендә каз-үрдәк шул,Басма өстендә каз-үрдәк.2. Без кызларны яратабызБите кызылга күрә.3. Йөгерә үрдәк, йөгерә каз,Кала эзеннән тамга.4. Үтә матурларны сайлап,Урта матурдан калма.Карале, Рената, сине һаман да курчак уйный диләр, дөресме ул?Ай, курчагым, курчагым,Кесәсендә борчагым. Коя-коя борчакныКазлар алды борчакны.(Рената куып китә.)Менә сиңа, менә сиңа.Ә син ялкау, Галимҗан!Такмакка да син оста, Ашауга да син оста.Әйдә эшкә дисәләр, Син авыру, син хаста.Менә шәп булдымы! (Көлешәләр) Туктагыз, әрләшмәгез әле! Әйдәгез, каргаларны чакырабыз.Бәбкәләреңне алып китсен дисеңмени?Юк ла, уйнап кына.Карга әйтә кар-кар, Нәни чеби бар-бар.Берсен алыр идем дә,Сакчылары бар-бар.Карга әйтә кар-кар, Мичтә бәлеш бар-бар.Мичтән бәлеш алыр идем,Өйдә хуҗа бар-бар.“Чума үрдәк, чума каз ” уенын уйныйк әле, ул кызык бит.Мин саныйм.Әй, чикерткә, чикерткә,Сине нәрсә сикертә?Бер сикердең - котылдың,Ике сикердең - котылдың,Өченчесендә - тотылдың. Һап!(Балалар парлашып басып, ике якка җырлап китәләр. Чумган хәрәкәтләр ясыйлар. Аннан купер ясыйлар, парсыз кеше пар сайлый, купер аша чыга. Аннан парлап әйләнәләр.)Чума үрдәк, чума каз,Тирән күлне ярата ул, ярата. … үзенә иптәш эзли, Белмим кемне ярата шул, ярата. …не ярата шул, ярата.Инде берне биеп тә алыйк.( Подгорный биюе.)Кызлар-малайлар, әнә югары оч ягыннан болытлар куера.( Бергәләп җыелып басалар. Күккә карап.)Яңгыр яу, яңгыр яу, Иләкләп тә, чиләкләп.Пәрәмәчләп, коймаклап.Арышларның башагыАч булмасын, тук булсын.Сыерларның сөтләреАз булмасын, күп булсын.Ал чук, зәңгәр чукМонда торма, тизрәк чык.Яңгыр килә, яңгыр килә, - диеп йөгерешеп барып төенчекләрен алалар. Тизрәк бәбкәләрне өйгә алып кайтыйк.(Бәбкәләрен куып кереп китәләр)