Закрепление лексико-грамматического материала по тексту "Ленивая белка"( Ялкау тиен")
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Закрепление лексико-грамматического материала по тексту "Ленивая белка"( Ялкау тиен")
Автор: Закиева Наиля Рахимзяновна
Дәрес планыТема. “Ялкау тиен” әкияте өстендә эш. Дәрес максатлары.1) Белем бирү максаты. Төрле ел фасылларының билгеләрен әйтә белү, сыйфатның кимлек дәрәҗәсен, билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын ялкау булмау, урларга ярамаганлык турында әйтә белү. 2) Үстерү максаты. Танып-белү УУГ : аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү;мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; фикер йөртүне гомуми закончалыклардан аерым күренешләргә, аерым күренешләрдән гомуми закончалыкларга таба төзү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә төзү; төрле фикер-карашларга критик анализ нигезендә йомгак ясарга,йомгакны үз аргументларың белән дәлилләргә; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; үз эшчәнлеге максатларына туры килгән,соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу,текстның тулы мәгънәсен аңлау; Регулятив УУГ : билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя,мөмкин булган чишү юлларын билгеләү; педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; эшчәнлек максатыннан чыгып,бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү; бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык хисе тою; Коммуникатив УУГ : бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшченең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү, дискуссия барышында контраргументларны күрсәтә белү,фикереңне төрле фразаларда бирә белү; дискуссиядә уртак фикерне аера белү; төркем алдына куелган мәсьәләне чишү алдыннан тикшерү кагыйдәләре, куелган сораулар турында бер фикергә килә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү(гомуми максатлар билгели белү,рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү); диалог барышында карар кабул итә һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; укытучы җитәкчелегендә әзерләнгән күрсәтмә материалларны яки вербаль булмаган чараларны куллана белү; 3) Тәрбия максаты : шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны теләп өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләргә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлый белү; “Ялкаулык” төшенчәсен кабул итү, башкаларга карата түземлелек, ярдәм итәргә әзер тору кебек хисләр формалаштыру; Җиһазлау. Р.З Хәйдарова. Күңелле татар теле. 4 нче сыйныф өчен дәреслек, аудиоязма, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, бәяләү өчен битләр, кызгылт-сары тартма, карточка, төсле карточкалар, яңа сүзләр язылган битләр, икеяклы баскыч, смайликлар, җөмләләр язылган карточкалар, төсле конвертлар, клей, картон бите, үзбәя битләре, А-4 форматлы битләр, төсле карандашлар.