Аланда
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Аланда
Автор: Сахабиева Гольфия Исхаковна
Аланда.(Балалар ике яктан парлашып җырлый-җырлый чыгалар)ЭХ, ЗИЛЕМ-ЗИЛӘЛЕ.(Татар халык уен җыры)1. Җитәкләшеп, тезелешеп,Без урманга барабыз.Урманда яшел аландаҖырлап-биеп алабыз.Кушымта:Эх, зилем-зиләле,Сандугачым, кил әле.Кил әле, дустым, кил әле,Бергә әйләник әле.2. Кояшлы матур аландаГөлләр чәчәк аталар.Тирә-юньгә ямь, матурлык,Хуш исләр тараталар.Кушымта.Тыңлагыз әле. Ничек матур итеп кошлар сайрыйлар!Ә сез беләсезме соң безнең Зөфәр тургай булып сайрый ала икән. Әйдәле Зөфәр сайрап күрсәт әле.Чепи чапуш, пуш,Әйдә гөрле бән пуш, пуш,Дәрдән кошы, дәрдән кошы,Моксаләфин,Сәүсәкинә,Пусәкинә,Топиһу-трр-пррр!Ә хәзер сыерчыкны тыңлагыз.Лот, лот тибрауай,Анда кени, монда кени,Тери тертек, чери, чертек,Һайдиһ!Ә син Зөлфия сандугач булып сайрале.Гаҗ – вәҗ мөхтәләф,Гаҗ – вәҗ мөхтәләф,Һәдәрдәнки, һәдәрдәнки,Әсмәганки,Тәтлебай,Нә зари,Тери-тории,Чеп-чер, чеп-чер, чеп-черрррр!Әйдәгез әйтешле уйныйбыз! ( 2 төркем кара-каршы әйтешә)Без башлыйбыз.Песи, кая барасың?Әбиләргә барамын.Анда сиңа ни тия?Ике калак май тия.Аны кая куярсың?Мич астына куярмын.Пычранса нишләрсең?Суга төшеп юармын.Төшеп китсәң нишләрсең?Талга ябышып чыгармын.Талың купса нишләрсең?Акырып - бакырып елармын.Әллә уйнап алабызмы? Мин “Зәңгәр чәчәк ” дигән уен өйрәнгән идем дә, анда мендәр кирәк шул.Ә минем төенчегем бар. Шуны мендәр ясыйк.Мин саныйм.Әкә, бөкә,Кәләмәй төкә,Сары сәнбәр,Биби, Гамбәр,Арпа кылчык, Син кал, син чык!“Зәңгәр чәчәк” уены.Балалар, кулга-кул тотынышып , түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:Юл читендә зәңгәр чәчәкЯкты нурлар тарата.Безнең кызлар һәм малайларЗәңгәр чәчәк ярата.Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.Якын дуслар арасыннанБерсен сайлап ал әле.Тезләреңә ипле булыр —Мендәреңне сал әле.Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, аңа тезләнеп, кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар. ( 2 тапкыр уйнала).