"Дидактические игры для детей"
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: "Дидактические игры для детей"
Автор: Вафина Лилия Мансуровна
Казан шәһәре Совет районының “153 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясеБалаларның сөйләмен үстерүдәгадәти булмаган эш чараларын куллануКеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлеген аның күңеленә сеңдерергә тырышкан. Балаларны үз ана телендә сөйләштерергә тырышкан. Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор җиде яшькә кадәр, чөнки нәкъ менә шушы чорда сабыйларыбыз бар нәрсә белән кызыксына, әхлак сыйфатларының, эстетик тәрбия, ана теленә өйрәтү нигезе дә шушы вакыттан салына. “Гөмеребезнең беренче җиде елында,- дип язган күренекле рус педагогы К.Д.Ушинский,- безнең хәтеребез бөтен калган гөмеребездә үзләштереп бетерә алмаслыкны үзләштерә. Нәкъ шул чорда без барлык кешеләр өчен уртак булган гаять күп санлы мәгълүматларның иң зур өлешен үзләштерәбез дә инде”. Димәк, балаларыбызны чын культуралы, илен, телен яратучы, итагатьле, хезмәт сөючән кеше итеп күрәсебез килә икән, ана теленә өйрәтүне әхлак һәм эстетик тәрбия бирүне аларның туган көненнән өйдә башлап, балалар бакчасында дәвам итәргә кирәк. Балалар бакчалары өчен программада тирә-юнь белән таныштыру һәм сөйләм үстерү буенча махсус даими дәресләр үткәрү каралган. Нәниләр олылар әйткәнне аңларга, алар кушканны тыңларга өйрәнәләр, үз-үзләрен ничек тотарга кирәклекне (ярый-ярамый, яхшы-начар) аңлаша торган сүзләрне иртә үзләштерәләр. Балаларның күп төрле эшчәнлеге уеннар ярдәмендә оештырыла. Чөнки, дәресләр балалар өчен кызыклы, һич тә ялыктырмаслык булырга тиеш, ә моның өчен һәр дәрескә җитди, иҗади әзерләнергә кирәк. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен уен төрләрен дөрес сайлап алу мөһим.Без үзебезнең дәресләребезне үткәргәндә Исмәгыйлованың “Туган тел-очар канат” дигән китабындагы дәрес үрнәкләреннән, К.В.Закирова , Кадырованың “Әдәп төбе-матур гадәт” дигән тәрбиячеләр өчен ярдәмлегеннән , Р.А.Борһанованың “ Туган як табигате белән таныштыру” (балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланма), Гәрәфиеваның “Сөмбеләне кем белә?” (балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен методик ярдәмлек) китапларындагы дәрес үрнәкләреннән еш файдаланабыз.Чөнки без ярдәмлекләрдә халык педагогикасы алымнары һәм тәрбия чаралары киң файдаланыш тапкан.Балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә нәфис сүз, әдәби әсәрләр, халык авыз иҗатының әһәмияте бәхәссез, аларның тәрбияви мөмкинлекләре чиксез зур.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әдәбиятында Г.Тукай, А.Алиш, М.Җәлил, Ә Кари кебек язучыларның әсәрләре зур урын алып тора. Шушы язучыларның әсәрләре нигезендә балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, михербанлылык сыйфатларын тәрбияләү, аларның зиһенен баету, фикерләү сәләтләрен үстерү, шулай ук кешеләрне, җәнлекләрне , табигатьне рәнҗетергә ярамый дигән төшенчәне балалар күңеленә сеңдереп нәтиҗә ясарга ярдәм итә. Бакчабызда, сөйләмендә кимчелелеге булган балалар өчен, логопедия төркеме бар. Без эшебезне иң элек рус телендәге методик материаллар үрнәгендәге , татар теленең үзенчәлекләрен истә тотып , кулланмалар ярдәмендә эшебезне эшлибез. Шулай ук “Мәгариф” журналларында басылган материаллардан кулланабыз. Балалар сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтүдә логопед һәм тәрбиячеләр тыгыз элемтәдә эшләгәндә генә көтелгән нәтиҗәгә ирешеп булачагын аңлыйбыз. Гаиләнең тәрбияви мөмкинлеген истән чыгармыйча, ата-аналарны коррекция эшенә ярдәмгә җәлеп итәбез һәм бу эшне түбәндәге юнәлештә алып барабыз: - ата-аналарга логопедик белем бирү, гамәли ярдәм күрсәтү;- сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү эшенә ата-аналарны тарту, гаиләдә моның өчен тиешле шартлар булдыруга, нәниләрнең өйдә ял, уен вакытларын нәтиҗәле файдалануга ирешү. Татар теле тәрбиячесе белән логопед, тыгыз элемтәдә эшлиләр. Мәсәлән: Бәйрәмнәргә әзерләнгәндә ин беренче , бергә киңәшләшеп шигырьләр сайлыйбыз. Аннары шигырьне өйрәтә башлаганда логопед ярдәме белән авазларның дөрес әйтетүләрен күзәтәбез. Бергә киңәшләшеп эшләгәндә генә нәтиҗә күренә. Ата-аналар арасында логопедик белемнәрне поропогандалау, актуальләштерү, аларда туган телдә дөрес, матур итеп сөйләргә өйрәнү зарурлыгы тудыру, бала тәрбиясе өчен җаваплылык хисләрен уяту өчен, без ата-аналар белән эштә алдынгы технологияләр, традицион булмаган эш алымнарын кулланабыз. Ата-аналар белән беренче очрашуда без алардан анкеталар тутырдып , үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык. Һәр җыелыш, очрашуда уеннар, китап күргәзмәләре оештырабыз. Сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтүдә килеп туган төрле мәсьәләләрне “Сез ничек уйлыйсыз?”, “Сезнеңчә ничек?”кебек сораулар биреп ата-аналар белән бергәләп чишергә омтылабыз. Балалар белән эшләгәндә кайбер эш алымнарына тукталам. Хәрефләрне истә калдыру өчен түбәндәге эш төрләрен кулланабыз:1. Рәсемле әлифба күрсәтү.2. Хәрефнең нәрсәгә охшаш булуын балалардан әйттерү .3. Охшаш хәрефләрне чагыштыру.4. Хәрефләрне таякчыктан төзү, пластилиннан әвәләү, урамда җиргә, карга, таяклар ярдәмендә язу. 5. “Хәрефле мозайка” уенын уйнау.Балаларны иҗек белән таныштыруның да төрле алымнарын кулланабыз. Мәсәлән:1. Сүзләрне бер такт белән иҗекләп әйтеп бармак белән бөкләп бару.2. Сүзләрне ятлау.3. Предмет рәсемнәрен күрсәтеп, сүзнең иҗекләрен әйттерү.4. Бер, ике, өч иҗекле сүзләрнең рәсемнәрен тапшыру.5. Иҗек саны бер төрле булган сүзләрнең рәсемнәрен төркемләү. Иҗек белән таныштырганда төрле уеннар оештырабыз. Мәсәлән: “Поездга утыр” уенын балалар бик яратып уйныйлар. Шулай ук татар теле дәресендә З.М.Зарипованың “Без инде хәзер зурлар-мәктәпкә илтә юллар” дигән дәфтәрләр белән шөгылләнгәндә, балалар бирелгән биремнәрне, бик кызыксынып башкаралар. Сөйләмдә кимчелеге булган балалар белән иҗади эш алып барганда гына аларны грамотага , сөйләм үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Дәресләрдә балалар армасын өчен эш алымнарын үткәрәбез, бары тик татарча сөйләштерергә тырышам. Балаларның күңелләрен күтәрү өчен пиктограммалар кулланабыз. Начар сөйләшә, кыенсына торган балаларга пиктограммалар җөмләләр төзергә ярдәм итәләр.Уенчыклар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, савыт-саба, өс киемнәре, ел фасыллары турында җөмләләр төзеп бәйләнешле сөйләмгә өйрәтергә мөмкинлек туа.К.В.Закированың “Иҗат баскычлары” дигән методик ярдәмлекне 6-7 яшьлек балалар белән әшләүдә уңышлы файдаланырга мөмкин, чөнки бу кулланмада балаларны мәктәпкә әзерләү проблемаларына гадәти булмаган юл белән якын килү тәҗрибәсе бирелгән. Аның кызыклы, башкаларга охшамаган, үзенчәлекле булуы балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә, җитди нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә, балаларны мөстәкыйль уйларга өйрәтә, сөйләм үстерүдә яхшы нәтиҗә бирә. Китапта бирелгән биремнәр, күнегүләрне танып белү дәресләрендә, шөгыльләрдән тыш буш вакытларда файдаланырга мөмкин.Китапка кертелгән биремнәр ,күнегүләр бик кызыклы, мавыктыргыч,балаларны уйланырга, эзләнергә өйрәтә. Бу кулланмада без шөгыльләрдә үтә торган һәр темага (әкиятләр,үсемлекләр, яшелчә, җиләк-җимеш, табигать күренешләре, хайваннар дөньясы, кошлар, тирә-юньдәге әйберләр һ.б.) кызыклы биремнәр табарга була.Балалар туган телнең тәмен, аның гүзәллеген , моңын тоеп үссеннәр, туган телләрен бар телләрдән дә өстен куеп яратсыннар өчен гаилә белән тыгыз элемтәдә эшләүнең әһәмияте зур.Дәресләрдә һәм буш вакытларда өйрәнгән татар халык иҗаты һәм халык педагогикасына нигезләнеп оештырылган уеннар һәм эзлекле рәвештә яңа, гадәти булмаган алымнар белән алып барылган чаралар балаларның сөйләмен үстерергә ,сүз байлыгын арттырырга һәм аларда әхлак сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә.Файдаланган әдәбият1.Балалар бакчаларында тәрбия һәм белем бирү программасы. Закирова К.В., Борһанова Р.А.Казан “Хәтер” 2000ел.2. “Яңа алымнар кулланып”, Н.Әхмәдиева “Мәгариф” журналы, №4 , 2010ел.3. “Иҗат баскычлары” Р.К. Шаехова, К.В. Закирова Школа . Казан4. “Мин яратам сине, татар теле” Л. Таһирова “Мәгариф” җурналы №5. 2011ел.Лилия Вафина Лилия НуриеваКазандагы 153 нче балалар бакчасының Казандагы 153 нче балалар бакчасының 1квалификация категорияле тәрбиячесе 1квалификация категорияле тәрбиячесе