“Хайваннар нигә югала?”


Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: “Хайваннар нигә югала?”
Автор: Гайнуллина Зиля Рамиловна

Башкортстан Республикасы Дуван районымуниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясы Өлкенде авылы 14-че санлы балалар бакчасыТема: “Хайваннар нигә югала?”(Зурлар төркеме) Тәрбияче: Гайнуллина З.Р. Өлкенде-2017Максат: балаларда “табигать” экосистемасы турында белемнәрен дөемләштерү, балаларның “хайвннар нигә югала” дигән срорауга җавап бирүен, аларның аң- зиhенен , фикерләүе, күз аллауын, хәтерләүен hәм телмәрен үстерү, тәбигаттәге хайваннарны саклау hәм аларга ярдәм итүне кәмилләштерү.Сүзлек эше: пошый, тәҗрибә, җаңлы,җансыз, табигать.Җиhазлау: карточкалар, слайд,стакан, көзге, үсемлек, сары кәгәзьИсәнмесез балалар! Исәнмесеә кунаклар! Без бүгенге дәресебезне шул сүзләр белән башлыйбыз.Дәресне башлар алдыннан мин сезгә бер ничә рәсем (слайд) күрсәтәсем килә.(слайд табигать турында).карагыз әле, бүгенге дәресебезнең темасы нәрсә турында? Сез нинди рәсемнәр күрдегез?
  • Әйе, елгалар, урманнар, күлләр, үсемлеклүр, хайваннар күрдегез. Аларның барысын бергә бер сүз белән ничек әйтәбез.
  • Әйе, “табигать”дип әйтәбез. Әйе, табигатҗ ул безнең тормышыбыз.
  • Без ансыз тереклек итә алмыйбыз. Балалар , ә табигать нинди була?Әйе “җансыз” hәм “җанлы”. “ Җансыз” табигатькә ниләр керә?Әйдәгез бер уен уйнап алабыз . “җансыз hәм җанлы “табигатьСу- җансызЕлга- җансызКуян – җанлыКеше – җанлы
  • Дөрес ! ә хәзер игтибар итегез hәм әйтегез. Мин сезгә экраннан рәсем күрсэтэм, ә сез игтибар белән карагыз hәм “ кем кайда яши “ дигән сорауга җавап бирегез.
  • Болар бөҗәкләр , кайда яшиләр?
  • Ә болар нәрсәләр ? (су кошлары) , болар кайда яшиләр?
  • Ә хәзер карагыз әле, болар нинди хайваннар? (болар урман хайваннары)
  • Бүре- өндәТиен – ояда Төлке- онендә
  • Балалар болар барысы да нәрсәләр?
  • Әйе, урман хайваннары. Ә карагыз әле, җәй көне урманга барганда берәр хайван күргәнегеә булдымы?очрадымы?
  • Слайд ( хайваннарының ояларын күрсәтәм)Бу нәрсәнен оясы? (төлкенеке)Бу нәрсәнен оясы? (тиеннеке)Балалар: Кайда югалганнар?Тэрбияче: хайваннар урманнарда әзәйгәннәр. Шуңа алар күренми.Өннәре бушап калган.Балалар: ә кая югалганнар?Ә без хәзер кайда булганнарын белербез.Бу кемнең оясы? ( буренке)- өндәме? ( юк)Мин сезгә югалып барган хайваннарның рәсемен күрсәтәм. Сез алар турында белгәнегезне сойләрсез.Менә безнең Башкортостан да югалып килгән җәнлекләр. Табышмак әйтәм , бәлки белерсез. Җирне сөреп азык эзли, Мырк- мырк мыркылдый.Бу – кабан
  • Ә сез кабан (кыр чучкасы) турында нәрсә беләсез7
  • Балалар кабан безнең урманнарда яши. Ул үзеңә азыклы җирдән чокып, үлән тамырлары, бөҗәкләр, тычканнар ашап туклана. Җәй буе балаларын үстерә, якын тирәдә ашлык басуы булса ашлык, бодай, солы ашап туклана. Алар урманда бик аз калганнар.
  • Нигә аз калганнар соң?
  • Әйе , кешеләр аларны атып алалар.
  • Ни өчен аталар?
  • Ите, мае, тиресе өчен.
  • Ә атарга ярыймы?
  • Юк
  • Ә хәзер тагын бер табышмак әйтәм. Сыер белән бутый күрмә Карана алан- йолан Куак сымак мөгезе бар Исеме аның боланБалалар , бу бик зур хайванны урманда күргәнегез бармы?
  • Юк. Аларда кешедән качып урманның куе, караңгы җирендә яшиләр. Алар аю белән бүренең дә азыгы. Аларны ткешеләр дә аулый, җәнлекләр дә ашый. Шуңа алар аз калганнар. Аның итен, тиресен, мөгезен файдаланалар.
  • Кешеләр атып, аулап кына түгел, башка зыян да китерәләр. Әйдәгез , мин сезгә тәҗрибә (опыт) эшләп күрсәтәм. Сез әйтерсез, ничек соң кешеләр аларга зыян салалар. Өстәлләргә утырышыгыз. Мин сезгә тәҗрибә күрсәтәм, тик сез кагыйдәләрне әйтеп, искә төшерегез:
  • 1.тыныч утырыга. 2. рөхсәтсез әйберләргә тимәскә. 3. тәрбиячегә ярдәм итәргә.Опыт 1Кешеләр безнең шәhәрләрдә зур зур заводлар төзиләр, заводлардлан чыккан чүпләр , пычрак сулар елгаларга эләгә, яки торба белән елгага агызыла.елгада су пычрана.
  • Менә карагыз әле. Бу стаканда таза су, мин аңа пычрак су салсам (краска буталган) , су нишләде?
  • Әйе, пычранды. Шуны тагын таза суга салсам ( елгага агызсам) су нишли?
  • Әйе, пычранды. Шулай булгач елгадагы балыклар, үсемлекләр нишли7
  • Пычрак судан үләләр, чирлиләр. Дөрес , чирле балык ашап кемнәр зыян күрә7
  • Әйе, кошлар , хайваннар, хәтта кешеләр.
  • Кошлар hәм хайваннар чирләп, үлә башлыйлар. Алар тагын да әзәя.
  • Елгаларга нефть түгелә, су өсте нишли, майлана. Суда йозгән кошлар нишли? Әйе, канатлары ябыша, оча алмый , харап булалар.
  • Опыт 2.Менә карагыз әле – стаканга нефть салабыз.- Су өсте нишләде? - Майланды.- шуна пух салдык , пух нишләде?- ябеште.- кошларда нишли?- әйе, оча алмый.Опыт 3.Менә кояш кыздыра hәм елгалардан кар күтәрелә hәм алар болытка әверелә. Ә болыт җиргә ява.- Яңгыр суы тазамы? -Нигә пычырак? -Ә яңгыр булып явгач үләннәр нишли? ( әйе, саргая)-Урман саргайса нәрсә була? - Хайваннарга ашарга азык калмый. Алар чирли башлыйлар hәм үлергә мөмкиннәр. Шулай урман хайваннары да кими. Ә хәзер әйтегез инде, безнең тәҗрибә буенча нәрсә аңладыгыз?- Әйе, җирдә ничек хайваннарның ничек кимегәнен.Моңа кем гаепле?
  • Әйе, кеше.
  • Уен “ Күрсәт әле үскәнем”Инде уйнап та алдык. Ә мин сезгә тагын бер тарих сөйлим.Җәй коне күл буенда кешеләр кызынып, су төшеп, балык тотканнар.Тик күл саргайган.өсте чиркиләр белән тулы булган. Менә кешеләр килеп черкиләргә дару (агу)сипкәннәр. Менә бер көнне килсәләр, күл өсте тып-тын . кошларда юк, хайваннарда юк, балыкчылар балык тоталмыйлар. Нигә? Агу сибеп балыкларда үлеп беткән. Шулай булгач хайваннар нигә югалганнар? Ә җирне, табигатне саклар өчен беә нәрсә эшли алабыз?
  • Елгаларны пычратмыйбыз
  • Агачлар утыртабыз
  • Кошларга оялар куябыз
  • Безгэ табигат турында Радмир шигыр сөйләп күрсәтә.