"Ачык ишекләр"


Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: "Ачык ишекләр"
Автор: Хайруллина Рузиля рустамовна

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Акрын гына көй ишетелә.1 нче слайд ( авыл күренешләре). 1 нче алып баручы Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучыларыбыз, укучылар!Һәркемнең үз бала чагы, үз шәһәре, үз авылы, үз чишмәләре, үз таулары бар, Һәркем дөньяда безнең шәһәрдән, авылдан, чишмәдән, таудан матур урын юк дип ышанып яши бирә. Җир шарында искиткеч матур урыннар бар, алар һәрберсе үзенчә ямьле һәм серле. Әмма иң матуры -син туган, син үскән җир.2 нче алып баручы Исламхуҗин РамилТуган ягым! Нигә шулкадәр күңелгә якын соң бу сүз? Анда синең кендек каның тамган, хәсрәтсез балачагың, матур яшьлегең узган, гомерләр аккан, язмышлар кичерелгән. Кеше кайда гына булса да, нинди генә йолдызлар астында яшәсә дә, кемнәр белән генә аралашса да, аның күңелен һәрчак бер кайнар хис, бер тынгысыз тойгы- туган туфракны сагыну хисе, туган авылны күрәсе килү тойгысы алгысытып- ашкындырып торачак.1 нче слайд Безнең бүгенге кичәбез –туган авылыбыз Түбән Уратмага багышлана. Кичәбездә авылыбызның гүзәл табигате, тарихы, аның күркәм кешеләре белән танышырбыз.Кичәбезне дәвам итеп, 2 нче сыйныф укучысы РәшитКорбангалиев сүзләре, Мөнир Минһаҗев көенә язылган “Туган як” җырын башкара.1 а.бТуган җирем! Һәр түмгәгең, һәр борылышың, һәр сукмагың якын бит синең. Авылдан бик еракта, чит җирләрдә яшәп карасаң, туган җирнең кадерен тагы да ныграк тоясың. Татарча җыр гына ишет- сагыш сөреме күзләрне, борыннарны, тамак төпләрен әчеттерә башлый.Гүя синең йөрәгеңдә һәрвакыт моң чишмәсе тибә.Ерак җирләрдән сагынып авылга кайтып киләсең. Аны күрүгә, шул моң чишмәсе ургый башлый, аның бөтен кайнарлыгы тәнгә тарала, тел сүз әйтергә әйләнми, елап та булмый, елмаеп та булмый...2 а.б.Җәннәтләргә тиң туган якка булган ярату күңел түрендә мәңге ямьле бер хис булып хакимлек итә. Һәм шул сихри хис моңлы бер җыр яки соклану, ярату,сагыну тулы шигырь рәвешендә агылып чыга. Безнең укучыларыбыз да авылыбызны яратып, якын итеп шигырьләр язалар. 2 нче слайд ( чишмә күренешләре).1 а.б.Бәлки, сез авыл очраклы рәвештә шундый урынга урнашкандыр дип уйлыйсыздыр. Мондый урынны бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Авылыбыз тау итәгенә- үзән урынга урнашкан. Уңга барсаң да, сулга барсаң да куе урманнар шаулый безнең якта .Ә урманның ни дәрәҗәдә зур байлык булуын бар кеше белә.Түбән Уратма чишмәләргә бик бай. Элек-электән салкын чишмә суы авылның иң кадерле сые саналган. Кунаклар килсә дә, берәрсе ерак юлдан кайтса да, иң башта чишмә суы белән чәй куялар.”Суыбыз тәмле безнең “- дип, чын күңелдән горурланып, кыстый-кыстый сыйлыйлар. 2 а.б.Ә без чишмәләребез белән, чыннан да, горурлана алабыз. Туган авылым тирәсендә 140тан артык чишмә бар. Һәрберсенең үз тарихы, үз исеме. Безнең авыл чишмәләренең күпләре кеше исемнәре белән атала: Нургали, Николай, Сафрон, Закир,Төки, Минач, Әмирхан, Мика, Садыйк чишмәләре. Бу бабайлар кышын чишмәләрнең бозын чабып, ел әйләнәсе чистартып, улаклар ясап торганга, авыл кешеләре хөрмәт йөзеннән рәхмәтләрен белдереп, аларның исемнәрен биргәннәр.1а.б.Су – яшәү чыганагы . Шуңа күрә халкыбызның тормышы, гореф-гадәт, йолалары чишмә белән бәйле булган. Утырмага кунак кызлар килсә, авыл кызлары белән бергәләшеп, өлкәннәргә су ташыганнар; өмәләр җитсә,егетләр, кызлар гармун уйнап, җырлашып, чишмәгә каз юарга төшкәннәр. Авылга төшкән яшь киленгә дә чишмә юлын күрсәткәннәр.Авылның бар кешесе аларга карап, сокланганнар, изге теләкләр теләгәннәр.Сезнең игътибарга “Киленгә су юлын күрсәтү”күренешен тәкъдим итәбез.бию башкаралар –“Су буенда” Киленгә су юлын күрсәтү күренешен сәхнәләштереп күрсәтү.(Чишмә суы аккан, кошлар сайраган тавышларны яңгырату,кызлар биюе)2 нче слайд 2 а.б. 7 нче сыйныф укучысы Хәҗипов Айрат, 1 нче сыйныф укучысы Хәҗипов Инзил катнашында сәхнәдә күренеш карап китегез (Кулына кечкенә чиләк тоткан малай һәм таякка таянган бабай чыгалар). Бабай:-Улым,азрак шушы чишмә янына утырып ял итик әле.-Ардыңмыни, бабай?-Азрак арылды, ахрысы. Күр әле нинди матур ага чишмәбез, суы да бик тәмле бит аның.-Бабай, нигә Үтләвек буендагы чишмәне Дүәрән чишмәсе дигәннәр?-1800нче елларда ул юлдан бер дворян узып барган. Аның кибиткасы шул чишмә янындагы сазлыкка батып калган. Атын чыгара алмагач,авылга ярдәм сорап барган. Менә шуннан чишмәгә дә Дүәрән исеме кушылган инде.-Ә менә Торна чишмәсенең ни өчен шулай аталуын мин беләм, бабай. Элек ул чишмә янында торналар яши торган булган.Кичләрен-иртәләрен торналарның” торыйк-торыйк” дигән кычкырулары авылга ишетелеп торган. -Әйе шул, улым. Элек авыл тирәләрендә торналар да яшәгән. Кеше табигатьтән читләшә, улым. Таң алдыннан сандугач сайравын, челтерәп аккан чишмә җырын, акрын җил искәндә агачлар серләшүен тыңларга, сызылып ал таң атуын, күктән ак болытлар агышын күзәтергә вакытыбыз юк, балам. Ә бит алай булырга тиеш түгел.(кошлар сайраган тавыш ишетелә) Әнә тыңла әле, улым. Ничек матур сайрыйлар.-Бабай, алар шулай сөйләшә торганнардыр инде. Бабай, ә нигә безнең Уратма авылы белән Шакшын авылы арасындагы чишмәләрне Кара чик чишмәләре дип атыйлар?- Бик болгавыр заманнар бар иде, улым. Халык күп фаҗигаләр, сугышлар, кимсетү-изүләр кичерде башыннан. Татарларны көчләп чукындыру вакытларында кешеләр туган илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Ә менә Уратмага мөселманнарны чукындырырга килгән поплар, аларны саклаучы казаклар авылдан эзсез югала торган булганнар. Шундый вакыйгалардан соң губернатор әмере белән бу ике авыл арасы Кара чик дип билгеләнгән.Чишмә исемнәре дә шуннан килә инде.- Бабай, минем дә үз чишмәмне табасым килә. Мин аны үзем карап торырмын: чистартырмын, улак ясармын. -Уйларың изге, балакаем.Чишмәләребез югалмас,Алла боерса. Әйдә, чиләккә су ал. Әбиең көтеп зарыккандыр.Чишмә суы белән чәй куяр , тәмләп чәй эчәрбез.1 а.б. “Яшьлегем чишмәләре” җырын башкарыла.3 слайд1 а.б.Ә хәзер авылыбызның үткәненә күз салыйк, тарих битләрен актарыйк.Татарстан дәүләт архивыннан алынган мәгълүматлар буенча, Түбән Уратма авылына моннан өч гасыр элек 17 нче йөздә нигез салынган.18 нче гасыр азакларында җир белән община рәвешендә идарә иткәннәр. Һәр 10 ел саен җирне җан башына карап бүлгәннәр.Халыкның күпчелеге байларда батраклык иткән. Утын ягу бай хуҗалыкларда булган. Ярлы гаиләләр салам якканнар. Йортларның тәрәзәләре- карындыктан, түбәләре саламнан, балчыктан булган. 2 а.б.Архивта Түбән Уратманың 1893-1915 нче елгы метрика кенәгәләре , ягъни кешеләре турындагы мәгълүматны туплаган документлары саклана. 20 нче гасыр башына килеп урнашучылар 595 хатын-кыз, 607 ир-ат булган. 1891 нче елдан мәчет эшләгән. 1896 нчы елда Уратма хатибы- Сәхәбетдин Фәттәхетдин улы, ә1906 нчы елдан имам булып Мөбәрәкшах Фәттәхетдин улы торган. Авылыбызның әле генә оеша башлау вакытын күз алдына китерик. Күренештә катнашалар:Хуҗа - Мөхлисов БулатХуҗабикә- Әхмәтшина РезедәИр-ат- Яхин БулатХатын- кыз- Гыйнанова Гүзәл(Элеккечә җиһазланган йорт күренеше.Өйдә ике кеше -бер хатын-кыз, бер ир-ат утыра, икесе дә эш белән мәшгуль. Шул чакта ишек шакыйлар).Хуҗабикә. Бу яңгырлы көндә кемнәр йөрер икән? Инде күптәннән юлчыларның да күренгәне юк бит.Ир-ат. Бу йортка керергә ярыймы?Хуҗа. Керегез, керегез.Хуҗабикә. Нинди җилләр китерде сезне бу якларга? Кемнәр сез?Ир-ат. Юлчылар идек без.Йортыгызда ут күрдек, инде башка тукталыр җир дә юк. Сезгә керми булдыра алмадык.Хуҗа. Утырыгыз, сөйләгез.Бу якларга ничек килеп чыктыгыз?Хатын-кыз. Без үзебез чувашлар. Рәхәт тормыштан йөрмибез. Инде болай бер төпләнер урын табалмыйча йөрү дә талчыктырды.Ир-ат. Күңелгә ошаган урын булса, янәшә яшәрдәй кешеләр очраса урнашасы иде. Заманалар да бик тынычсыз , авыр.Хуҗабикә. Монда без бары ике генә йорт яшибез. Күршебез Рәмкол әле кичә дә: “Килеп урнашучылар булса , ныклап гел шушында калыр идек, табигате дә яшәр өчен бик кулай,”- дип торган иде.Хуҗа. Монда көтүлекләр, кырлар иркен, печән мул үсә. Булышчылар булса, бергәләшеп җирне эшкәртү җаен табар идек.Хуҗабикә.Урманнар да якын. Урман ачлыктан да, суыктан да саклар, Алла боерса.Хатын-кыз. Балаларны да юл газабы алҗытты. Кечкенәсе бик каты авырый.Сез дә каршы булмагач , монда урнаша алсак сөенер идек.Ир-ат. Безгә язган җирләрдер бу. Гел болай күченеп йөрмәбез инде, шушында төпләнербез. Хуҗа. Заманалар бик авыр. Салымны түләгез дип, соңгы ризыгың, соңгы киемеңне алып чыгып китәләр. Монда килеп, азрак тынычладык әле, сыерыбыз да бар. Хәзер инде тормышыбыз да рәтләнеп килә. Калыгыз монда, калыгыз.Хуҗабикә. Бер-беребез белән дус булып яшик. Менә булган ризыкларыбыздан авыз итегез. Бергәләшеп чәй эчеп алыйк.Хатын-кыз. Рәхмәт яхшы сүзегез өчен.Ир-ат. Бик яхшы кешеләр булдыгыз сез, без монда калабыз.4 слайд 1 а.б.Бу вакыйгалардан соң бик күп вакыт узган. Татар һәм чуваш халкы бердәм, тату булып яшәгән. Бергәләшеп хезмәт иткән, бәйрәмнәр уздырган, илгә килгән авырлыкларны бергә күтәргән. 1929 нчы елда Уратма авылына зур афәт килә.Бөтен авыл яна, бары чуваш урамы һәм татарларның берничә йорты исән кала. Ә авылның мәчетен янгыннан алып калучылар чувашлар була. “Дуслык яуда сынала”,- ди бит халкым. Бүген дә бу ике милләт кешеләре, үзара аралашып, дус яши.2 а.б.Бүген бездә Түбән Уратма чуваш хатын-кызлары фольклор ансамбле “Көмеш чишмә” (чуваш телендәге исеме) кунакта. Ансамбль мәдәният йортында эшләүче Халидә Габидинова тарафыннан 70 нче еллар азагында оештырылган була. Үз милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын сакларга һәм яшь буынга тапшырып калдырырга омтылучы үзешчәннәр туплана ул төркемгә.Чуваш халкының төрле милли бәйрәмнәре, Нардуган, Питрау сабантуйлары “Көмеш чишмә”нең җырлары, биюләреннән башка узмый. Ансамбль Түбән Кама шәһәре, Афанас авылында оештырылган бәйгеләрдә катнаша, авылыбыз мәдәният йортында бик еш чыгыш ясый. Берничә ел тынлыктан соң,2000нче еллар башында Емельянова Нина апа авылдашларны яңадан туплый. Бүген алар безгә чуваш милли йоласы күренешен тәкъдим итәләр. 1 слайд2.аб.Туган як дигән төшенчә барыбызны да дулкынландыра, берләштерә. Һәркем үз туган ягыннан бала чагы, яшьлек еллары узган сукмакларны эзли. Кеше гомере буе бар йөрәге белән туган җиренә сыенып, аның барлыгын тоеп, яшәү өчен шул изге җирдән көч алып яши. Тормышыбыз никадәр катлаулы булса да, һәр кеше үз юлын, үз сукмагын табарга тиеш. Авылда гомер, яшәеш дәвам итә. Әле бездән соң да халкыбызның гореф-гадәтләре, җыр-моңнары буыннан –буынга күңелләребез аша күчә барыр. Сүзне башлангыч сыйныф укучыларына бирәбез. 8 слайдСәхнәгә укучылар чыга1 укучыДөньяда илләр күп, җирләр күп,Тик авылым минем бер генә.Күңелләрне үзенә тартып , Шатлык бирә торган йорт безгә. 2 укучыАвылның уңган кешеләреИген игә, икмәк үстерә.Ындырдагы ипи көшелләре-Игенчедән иң зур бүләк безгә.3 укучы Бәйрәмнәр бездә матур уза, Сабан туе гөрли ике көн.Батырлар анда бил алыша, Күңел ача рәхәтләнеп һәркем.4 укучыКүр, мәктәбебез яңартылды ,Кояш кебек балкый ерактан.Киләдер әле укыйсыларыЗурларның да монда яңадан.5 укучы Ачылды хоккей корты.Бик шәп нәрсә, беләмсез.Ашыгалар хоккей уйнарга,Тимераякта шуа барыбыз. БергәАвылыбызның киләчәгеМатур булыр, һичшиксез.Без бит аның киләчәге,Ямьләндерик аны без.Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында туган тел һәм туган як турында җыр башкарыла 1 а.б. ? башкаруында Ф.Яруллин “ Туган ягы кирәк кешегә”Читтә йөргән чакта,сагындырып, Керер өчен төнлә төшенә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күклеТуган ягы кирәк кешегә.Зур уңышлар яулап, заманаларМатур бәя бирсә эшенә,-Шатлыкларын ишеттерер өчен ,Туган ягы кирәк кешегә.Йөри-йөри, күңеле тупасланса,Тузан кунса яшьлек хисенә,-Бер сафланып килер өчен тагынТуган ягы кирәк кешегә.Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә,-Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтлеТуган ягы кирәк кешегә.1 а. б. Кичәбезне йомгаклап, Рәшит Рәхимов сүзләренә Хәлидә Габидинова язган “Уратмам” җыры башкарыла .Мәктәп директоры, җирле үзидарә башлыгы, килгән кунакларга сүз бирелә,рәхмәт сүзләре әйтелә. Түбән Уратма муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе Чараның темасы: “Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә. (Ф.Яруллин) 2009 нчы ел, март.Сыйныфтан тыш чараның планы.Үткәрү урыны: актлар залы