Дидактические материалы с использованием национально-регионального компонента.
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Дидактические материалы с использованием национально-регионального компонента.
Автор: Даутова Альфинур Файзулловна
Дидактические материалы по татарскому языку с использованием национально-регионального компонента.
I. Фонетика һәм орфография
1 нче карточка
Асларына сызылган сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга.
Гомерем азагына чаклы онытылмаслык итеп күңелемне тетрәткән бу вакыйга яшүсмер чагымда, авыр сугыш елларында булды. (Г.Галиев)
2 нче карточка
Тартык авазларны калын яки нечкә әйтелә торган сүзләрне ике төркемгә аерып язарга.
Буран бераз гына тынгандай итте. Ябалак-ябалак кар ява башлады. Кар чана юлыбызны бөтенләй күмеп китәр инде дип эчем пошты. (Г.Галиев)
3 нче карточка
Иренләшкән сузыклары булган сүзләрне бер баганага, иренләшмәгән сузыклары булган сүзләрне икенче баганага язарга.
Утау, үләннәр, ачу, орлыклар, имәнлек, абага, әрәмә, ылыс, эшсез, елак, салам, утар, иртән, комлык, атлар, үләндә, оядагы, бозаулар, алабута, коймак, тарак, бәрәңге.
4 нче карточка
Сүзләрне сузыклар гармониясенә карап, ике баганага аерып язарга.
Мин, поезддан поездга күчеп кайта торгач, 9 май көнне иртән Әгерҗе станциясенә кайтып төштем. Монда икенче поездга күчеп утырырга кирәк иде. Товар вагоныннан сикереп төштем дә кызу-кызу атлап вокзал эченә кердем.Андагы хәлне күреп, ниндидер зур вакыйга булганын сизенеп, ишек төбендә тукталып калдым. (Г.Галиев “Сандугач”)
5 нче карточка
Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясарга.
Ямьле дә соң, матур да соң
Җитез Көтмәс буйлары.
Уңган да соң, булган да соң
Кызлары һәм уллары.
Әй, Көтмәсем буйлары,
Дулкынлана сулары.
Йөрәкләргә көч, дәрт өсти
Язгы сабан туйлары . (Р.Заһретдинова “Көтмәс буйлары”)
6 нчы карточка
Әйтелешләре һәм язылышлары туры килмәгән сүзләрне күчереп язарга.
Көндәлек, таулар, борылыш, эзсез. Җәенке, тәңкә, бәрәңге, төтен, өмет, таралышу, атлы, көндезгә.
7 нче карточка
Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.Составында к һәм г хәрефләре булган сүзләрне тел арты [к], [г] яки кече тел [къ], [гъ] тартыклары белдерүләреннән чыгып, ике төркемгә аерып язарга.
Таң белән уяна Әгерҗем,
Ил гизгән поездлар шавына.
Хөрмәткә лаеклы кешеләр,
Яшиләр Әгерҗе ягында.
Аерылып китсәм дә еракка,
Нигәдер үзеңә тартасың.
Нурланып үсәсең Әгерҗем,
Илемнең зур юллар капкасы.
Сәфәргә китәргә теләсәң,
Еракка- илемнең чигенә.
Хөрмәтләп озатыр Әгерҗем,
Каршылар кайтканда кирегә.
Изге гадәт туган ягымда,
Һәрвакыт сый- хөрмәт табында.
Хезмәтне, хөрмәтне күрерсез,
Килегез Әгерҗе ягына. (Ч.Мусин “Әгерҗе таңнары”)
8 нче карточка
Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп язарга.
Килеп җитт... декабр...нең соңгы көне,
Кар астын...а инде кырлар, ...асулар да.
Е...аклардан, е...алардан ка...та кеше
Я...а елны ту..ан якта каршыларга.
Үз ягына мә...әббәте суынмаса,
...әркемне дә туган ту...рак, нигез тарта.
Я...а елны туган ...ортта каршыласа
Бу д...ньяда бер г...мерлек дәртең арта.
9 нчы карточка
Сүзләрдә ничә хәреф, ничә аваз бар?
Әгерҗе, Девятерня, Яңавыл, район, Исәнбай, Кадыбаш.
10 нчы карточка
Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Сингармонизмның беренче төренә кергән сүзләрнең асларына сызарга.
Күбәләгем, күбәләгем.
Кун инде бармагыма.
Куанам мин бу дөньяда
Синең дә барлыгыңа.
Күбәләгем, күбәләгем
Очасың да очасың.
Үзең бәләкәй булсаң да,
Киң дөньяны кочасың.
Күбәләгем, күбәләгем
Очыйк әле бергәләп
Син йөзәрсең баш очымда
Мин уйнармын тәгәрәп. (Р.Заһретдинова “Күбәләгем”)
11 нче карточка
Сузык авазларның асларына сызыгыз.Бер яхшылык кылсаң әгәр,Юллар ярып меңнәргә.Яхшылык ул сүнми – күчәКүңелдән күңелләргә.Бер яманлык кылсаң әгәр,Ул да җитә күпләргә.Үз башыңа төшә соңыннанКаргыш булып күкләрдән... (Ф. Шәех)
12 нче карточка
Күчереп языгыз, яңгырау тартыкларга сызыгыз. Төнлә янган йолдыз көндез булмас, Кояш сипмәс төнлә яктылык.Буыннардан буыннарга күчеп, Яши алсын иде яхшылык. (Р. Батталов)
13 нче карточка
Күчереп языгыз, саңгырау тартыкларга сызыгыз. Исемем матур – Резидә шул,
Мәңге шиңмәс гөлчәчәк.
Гөлләр кебек булыр әле
Минем якты киләчәк.( Р.Заһретдинова)