Контроль знаний учащихся начальных классов по родному языку


Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Контроль знаний учащихся начальных классов по родному языку
Автор: Гаязова Венера Загитовна

Контрольная работа по родному (татарскому) языку для учащихся 4 класса Предназначена для проверки уровня знаний, умений и навыков учеников общеобразовательных четырехлетних начальных национальных школ или гимназий по родному (татарскому) языку за III четверть. Работа состоит из двух частей:1. Диктант. 2. Грамматическое задание.К проверочной работе прилагаются критерии оценивания.4 нче сыйныф өчен татар теленнән  IIIчирекне йомгаклау контроль эш биремнәре Аңлатма язуы.           Контроль эшне үткәрү максаты: укучыларның орфографик күнекмәләрен, татар телендә аралашу күнекмәләрен тикшерү, тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча белемнәрен куллана белү күнекмәләрен анализлау. Дәреслек:       Туган тел (татар теле). 4 нче сыйныф. Ике кисәктә. Башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) М.М. Шәкүрова, Л.М.Гыйниятуллина, О.Р. Хисамов. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020.Методик кулланма:
  •  “ Татар теленнән диктантлар”  1-4. М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С. Мөхәммәтшина, Т.И. Садыйкова, Казан “Мәгариф”, 2006
  •  Диктант текстларын сайлаганда, түбәндәгеләр истә тотылды:-          текстның укучыларда танып белү сәләтен үстерүдәге роле; аның бала шәхесенформалаштыруга, аны тәрбияләүгә һәм үстерүгә уңай йогынтысы;-          укучының гомуми үсешенә һәм аны тәрбияләүгә уңай тәэсире; кече яшьтәге мәктәпбалаларының әзерлек дәрәҗәсенә туры килүе, алар өчен кызыклы булуы;-          текстның эчтәлеге буенча ел вакытларына туры килүе. Диктант.Җиңү көнеБөек Җиңү көне! Бу көнне без сугыш һәм хезмәт ветераннарын чын күңелдән котлыйбыз. Бер минутлык тынлык белән сугыш корбаннарын искә алабыз.Алар арасында авылдашларым да байтак. Фәттаховлар гаиләсеннән сигез туган Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган...Бүгенге тормышыбыз өчен без шул батырларга бурычлы. Исән калган фронтовикларга һәм тыл ветераннарына да рәхмәт! (Ш. Мостафин буенча)Диктантны бәяләүПөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хатасы булган диктантка «5»ле куела.Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хатасы булган диктантка «4»ле куела.Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик хатасы булган диктантка «3»ле куела.Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хатасы булган диктантка «2»ле куела.Грамматик бирем
  • Җөмләнең баш кисәкләре астына сыз. Сүз төркемнәрен билгелә:
  • 1в. Биек күктән күңелле кояш безгә якты нурларын сипте.2в. Шаян тамчылар өй кыегыннан бу күлләргә кушылдылар.
  • Алмашлыкларның затын, санын, килешен билгелә:
  • 1в. Сезгә, аны, алардан.2в. Безнең, аңа, аларны.
  • Сыйфатларны артыклык дәрәҗәсенә куеп яз:
  • 1в. – кызыл, горур, озын, тырыш2в. – яшел, матур, кыска, уңган
  • Тексттан 2 алмашлык сайлап яз:
  • 1в. – зат алмашлыгы.2в. – күрсәтү алмашлыгы.Бәяләү нормаларыБилгеләү9 балл – “5”7-8 балл – “4”5-6 балл – “3”4 һәм кимрәк балл – “2”