Интегрированные уроки
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Интегрированные уроки
Автор: Нурмиева Фарида Шарипзяновна
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районыЮгары-Кәминкә авылының “Карлыгач” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе“Светофор” Зурлар төркеме Төзеде: Югары-Кәминкә авылы “Карлыгач” балалар бакчасы I квалификация категорияле тәрбиячесе Нурмиева Фәридә Шәрипҗан кызы. Татарстан Республикасы Югары – Кәминкә авылы 2026 ел. Максат: балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү.Тәрбия бурычы:бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.Үстерү бурычы:балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын,хәрәкәт координациясен,ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында күзаллауларын үстерү.Белем бирү бурычы: урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау.Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү.Төп белем бирү өлкәсе: нәфис-нәфасәти үсеш.Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, танып белү, сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш.Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмаклар чишү, сорауларга җавап, презентация, күрсәтмәлек, нәфис сүз, җыр, дидактик уеннар. Җиһазлау: слайд-шоу, мультимедияле экран, проектор, ноутбук,җәнлекләр костюмнары,инспектор, светофор киемнәре,мимио студиясе планшеты.Алдан үткәрелгән эш: табышмаклар өйрәнү,транспорт турында әңгәмәләр,уеннар уйнау, тасвирлау хикәясе төзү,шигырьләр өйрәнү, җыр өйрәнү.Кичәнең барышы:(Балалар уйнап утыралар, алар янынаМырауҗан килә).Мырауҗан:-Мин бүген балалар бакчасында бәйрәм була дип ишеткән идем. Сезгә кунакка килдем әле. Бәйрәм башланганчы “Карусель” уенын уйнап алыйк әле, балалар.(Балалар янына инспектор килә. Исәнләшә,таныштыра).Инспектор:-Дусларым, мин сезне юл йөрү кагыйдәләре иленә чакырам.Әйдәгез минем белән “Юллар имин булсын” оешмасына барабыз.Балалар:-Әйдәгез.(Залга йөгереп куян белән төлке керә. Кулларында туп.Алар шаяралар,кинәт туп тәгәрәп китә, җәнлекләр туп артыннан йөгерә. Шулвакыт инспектор сыбызгы сызгыртып кисәтү ясый).Инспектор. -Чү, туктагыз, куян һәм төлке!Юлга йөгереп чыкмагыз.Карап тора светофорУл өйрәтә белмәгәнне:Игътибарлы булыгыз!Ул кыскалый күзләрен:Кызыл, сары, яшелен.Юлдан чыгарга сезгәКирәк бары яшел төс.Төлке.-Ай-яй, без белмәдек, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнмәдек.Куян. -Хәзер нишләрбезинде?Әйтегезче, кем соң сез?Инспектор.-Мин-инспектор. Юлда бик кирәкле кеше. Җәяүле һәм машиналарның хәрәкәтен күзәтәм, ялгыш булса кисәтәм. Эссе җәйдә дә, яңгырлы көздә дә, төн дә, көн дә постта торам. (Төлке белән куян елый башлыйлар).Инспектор.- Дуслар, еламагыз, тынычланыгыз.Төлке.-Ничек инде еламаска, без бит юлда йөри белмибез.Инспектор.-Урамда һәркемкуркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.Һәр нәрсәнең кагыйдәсе була. Менә балаларны тыңлагыз әле. Алар светофор турында җыр җырлап күрсәтерләр.Җыр. “Светофор утлары”. (Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы).Бер,ике,өч-Светофор утларыБер яна даСүнә ич,светофор.Кушымта:Урамда һәм юл чатындаСакта тора светофор,Сакта тора светофор!Кызыл утКисәтә, тукта!-ди.Юл ябык,Син юлга чыкма!-ди.Кушымта.Сары ут,Әзер бул!-дигәндә,Атлап чыкЮл аша яшелгә!Кушымта:Берсе-кызыл, берсе-сары,Тагын берсе яшел ичСветофор утлары.Инспектор.-Куян, төлке, без балалар белән “Юллар имин булсын” оешмасына барабыз, әйдәгез безнең белән.(Китәләр). Менә килеп тә җиттек. (Серле музыка ишетелә, кунакларны светофор каршы ала).Светофор.-Исәнмесез, дуслар! Мин – Светофор. Юл фәне иленең патшасы.Урамнарны күзәтеп,Ваемсызны кисәтеп,Чатта торам мин,Сакта торам мин.Янып тора 3 күзем,Әйтеп тора 3 сүзне.“Кузгалма” ди кызыл күз,“Сабыр!” дия сары күз.-Я, дусларым, минем турында тагын ниләр беләсез?Инспектор:-Балалар шигырьләр беләләр.Шигырь “Җәяүлеләргә киңәшләр” (Миләүшә Галиева сүзләре).Юл йөрү кагыйдәләренҺәрбер кеше дә белсен.Җәяүлеләр тротуарныңТик уң ягыннан йөрсен.Җәяүлеләр юлы ашаЧыгыгыз каршы якка.“Зебра” сызыклары кебекБуялган ул юл акка.Юлны аркылы чыкканда,Башта кара сул якка.Ә аннары, онытма синКүз салырга уң якка.Хәрәкәт күп урамнарда,Ялгызың гына йөрмә.Кызыл ут янып торганда,Каршы якка йөгермә!Ашыгып йөри күрмәгез ,Беркайчан да,Бәлагә һич юлыкмассызСак булсагыз әгәр дә.Светофор.-Дуслар, юл фәне иле бик зур. Анда адашмас өчен сезгә “Юл әлифбасы”н бүләк итәм. Бу китап сезгә юлда йөрергә ярдәм итәр.Балалар: -Рәхмәт (шатланып бүләкне алалар).Шигырь “Юлларда тәртип булсын” (В.Вәлиева сүзләре).Бер-беребезне хөрмәт итепУрамда йөрик әле.Кагыйдәне бер дә бозмыйкСин-шофер, мин-җәяүле.Урамда, урамдаШау-гөр килеп уйныйбыз,Юлларда, юллардаБер дә тәртип бозмыйбыз.Светофор.-Дусларым, юлда йөргәндә игътибарлы булыгыз!Светофор.-Ягез, балалар, сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп алыйм (конверттан табышмаклар ала).Ике көпчәкле арбаАтсыз да алга бара.(Велосипед).Уф-туф сулар,Уфтанса да алып китәр,Барыр җиренә җитәр. (Поезд).Кылга асылына, тимергә таяна,Утыртып чаба теләсә кая. (Трамвай).Алма дисәң, алма түгел,Агачта сыман үзе.Кызыл, сары, яшел төслеБер-бер артлы кыса күзен. (Светофор).Светофор. Булдырдыгыз, тагын бер сорауны үтәдегез. Рәхмәт.Куян. Әй, төлкекәй, кил әле. Монда әллә нинди рәсемнәр бар. Ни өчен куйганнардыр?Төлке. Белмим шул.Инспектор. Я, балалар, сөйләп күрсәтик әле, нәрсә аңлата икән бу юл билгеләре.Мырауҗан:- Һич аңламыйм, бу нинди билге?Бала.Бу әһәмиятле билге –Димәк, кирәк игътибар.Шофер иптәш, машинаңныАкрын гына алып бар!Мырауҗан:-Ә менә кызык,Нишләп монда сызык?Бала.Бу билге кисәтә:Кайгы була күрмәсен –Монда җәяүле йөрмәсен!Мырауҗан:-Бу билге турындаМинем беләсем килә.Өчпочмакта балаларНик йөгереп баралар?Бала. Кисәтә шоферларныАкрын, игътибар!Якында гына балалар –Мәктәп, бакча бар.Мырауҗан:-Ә монысы нинди билге?Бала.Менә, дуслар, бу билгеҖәяүлене яклый.Курчак белән бу юлныБезгә чыгарга ярый.Светофор.- Менә, дуслар, аңладыгызмы инде, бу бик әһәмиятле билгеләр. Юлда йөргәндә һәрвакыт юл билгеләренә карап йөрегез, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез.Балалар, әйдәгез,уеннар уйнап алыйк әле.Уеннар уйнау:1.”Машиналарны өйләре янына куй”.2.”Янгын сүндерүчегә, врачка, инспектор һәм кешегә машиналарын табырга булыш”.3.”Җир өсте, һава һәм су транспорты. Дөрес урнаштыр”.4.”Геометрик фигуралардан йөк машинасы җый”.-Сез миңа бүген бик ошадыгыз. Шуңа күрә дә мин сезгә юлларда курыкмыйча йөрергә рөхсәт итәм. Мин сезгә бары тик хәвефсез юллар гына телим.Инспектор.- Менә ял итү урынына килеп тә җиттек.Светофорның күрсәтмәсенКурыкмыйча тыңлагыз.Һәрбер юлның кагыйдәсенДөрес итеп үтәгез.Инспектор.-Әйдәгез, балалар, без кире кайтыр юлга чыгыйк.-Менә кайтып та җиттек. Без бүген сезнең белән бик күп әйберләр өйрәндек.Мин сезгә “җәяүле отличник” дигән документ бирәм.Барыгызга да саулык, иминлек телим. Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз!