Ризаэддин бине Фәхреддин – бөек педагог


Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Ризаэддин бине Фәхреддин – бөек педагог
Автор: Галимова Мадина Максудовна

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Комсомол урта белем бирү мәктәбе» Ризаэддин бине Фәхреддин - милләтем горурлыгы (проект эшкәртмәсе) Проект эшен башкарды: Галимова Мәдинә Мәксүт кызы, Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2025 нче ел. Галимова М.М. «Комсомол урта белем бирү мәктәбе» Тукай муниципаль районы Ризаэддин бине Фәхреддин – милләтем горурлыгы Проектның планы. l Кереш өлеш – 3 бит. 2.Төп өлеш 1. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабына күзәтү – 4 бит 2ормыш юлын һәм мирасын өйрәнүче галимнәр – 5-7 битләр. 3. Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрен укыту – тәрбия эшләрендә куллану тәҗрибәсеннән – 9 бит. 3. Йомгаклау – 10-12 битләр. 4. Кулланылган әдәбият13 бит. Нигезләмә.Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия мәсьәләләре.Максат.1) проект аша укучыларны Ризаэддин Фәхреддинның тормыш юлы, үгет-нәсыйхәтләре белән таныштыруу;2) әсәрләрен өйрәнү;3) әлеге бөек шәхеснең иҗатына карата кызыксыну уяту;4) патриотик тәрбия бирү.Кереш өлеш.Татар милләте – тарихта тирән эз калдырган халык. Иң зур байлыгы – бөек шәхесләре. Якташ галимнәребезне барлау үзе бер горурлык. Теманы сайлавыбыз бик урынлы: беренчедән Р.Фәхреддин минем якташым, икенчедән – менә дүртенче ел инде, галимебезгә багышланган конференциядә катнашырга әзерләнәбез. Бу очрашуларга барган саен үзебез өчен күбрәк ачышлар ясыйбыз, Р.Фәхреддин иҗатын өйрәнүче галимнәрне тыңлыйбыз, музейларын карыйбыз. Быел да шул эшебезне дәвам итәргә һәм алган белем-яңалыкларыбызны балаларга җиткерергә телибез.Ризаэддин Фәхреддин – бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, Шәрык белгече, философның максаты: халыкны якты һәм азат тормышка өндәү, гасырлар дәвамында килгән йокысыннан уяту.[8:10]“Бала чакта алган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”, дип яза Р.Фәхреддин. [8:4] Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Мәсәлән, атаклы чех педагогы Ян Каменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен китерә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”. Атаклы швейцар педагогы Песталоййи да”Әхлак тәрбиясе балалар учреждениясенең төп бурычы булырга тиеш”, ди. Бу өч галимнең фикеренчә, бары әхлакый тәрбия генә кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер юл, таяну ноктасы – ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Аны бала туганнан алып, аның гомере дәвамында алып барганда гына халык, нинди генә афәткә юлыкса да, яшәвеннән туктамаячак. Төп өлеш. 1нче бүлек. . “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабына күзәтү.Р.Фәхреддин бөтен гомере буе ата-аналарга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту проблемаларын уңай хәл итәргә, тәрбияви эчтәлекле хезмәтләр, методик кулланмалар булдырырга омтылучы һәм бөтен теләкләрен диярлек уңышлы рәвештә гамәлгә ашыручы шәхес буларак тарихка керде.Аның китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенеңкеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы һәм башкалар турында бик кыйммәтле материаллар бар [1:26]“Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы укытучыларның гына түгел, барлык гаиләләрнең өстәл китабы булырга тиеш дип саныйм. Әйдәгез, бергәләп күз салыйк. Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәс вә бер мәмләкәт падишаһлыгы илә алмаштырылмас аны һәркем яратыр вә мактап сөйләр[2:3]Тәрбиясез бала, хаталарын аңламас, белмәс, үзенең кимчелекләрен төзәтү хисабында булмас, нәсыйхәт итүче булса аңа яман сүзләр илә җавап бирер [2:10]Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз. “Ни чәчсәң шуны урырсың” дип бабаларыбыз дөрес әйткәннәр” [2:13]Ата – аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез [2:15]Китаплар арасында мәгънәсез, юк нәрсәләр белән тулганнары була. Аларны уку кыйммәтле вакытны юкка чыгару була. Шуның өчен фикерләрне нурландырырлык, холыкларны күркәмләүгә ярдәм итәрлек, акылларны арттырырлык китапларны укыгыз, башкаларыннан ерак булыгыз. [2:28]“Китап уку – кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер”,-ди галимебез.Беренче карашка гади генә сүзләр, ә шушы кагыйдәләрне генә үтәсәк тә безнең милләт “авыру” булмас, алга барыр. Шуңа күрә Р.Фәхреддин иҗатын мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортларында да укытырга кирәк дип уйлыйм. Хәзерге көндә телевизорларны кабызсаң, нинди генә рекламалар юк. Шул рекламалар урынына галимебез җыеп калдырган нәсыйхәтләрдән өзекләр куйсалар, күпме халык укыр иде. Көнгә берничә тапкыр чыккан сүзләр күңелләргә уелыр, уйланырга мәҗбүр итәр иде. 2нче бүлек. Тормыш юлын һәм мирасын өйрәнүче галимнәр.Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче Р.Фәхреддин бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Замандашлары ук Р.Фәхреддинне тирән мәгълүматлы галим һәм атаклы мәгърифәтче булган өчен ихлас ихтирам иткәннәр. [4:8]Бүгенге көндә дә галимнәребез анһәмың мирасын өйрәнәләр һәм халыкка җиткерергә тырышалар. Бүген шуларның берничәсенә тукталып китик әле. Галим Ф.Ф.Харисов “ Р.Фәхреддин кеше тәрбияләүне һәм камилләштерүне үзенең асыл максаты итеп саный. Хезмәтләрендә, милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп – әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Камил кеше тәрбияләү- Р.Фәхреддин эшчәнлегенең асылы, арка сөяге. “Кеше булу өчен, - ди ул, - гыйлем белән күркәм холык кирәктер, һәм боларны бер – берләреннән аеру дөрес булмас”, -дип яза. [5:13]“Р.Фәхреддин дингә – кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупламасын һәм тәртип, тәрбия һәм әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомерләрнең бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәпче итеп карый. Бу аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора”, - дип Татарстан Республикасының атказанган Фән эшлеклесе Әнвәр Хәйри үзенең “Ризаэддин бине Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия – әхлак мәсьәләләре” дигән мәкалендә.Доктор, профессор Д.С.Җәгъфәрова “Әлмәт төбәге – галимнең гуманистик карашларын фәнни җирлектә өйрәнү үзәге” дигән мәкалендә “Фидакярь интеллектуаль хезмәт кешесе, җаны – тәне, үзенең бөтен барлыгы белән явызлыкны кире кагучы бөек гумманист зыялы затның исеме, татар һәм башка төрки халыкларның иҗтимагый фикер үсеше, мәдәният тарихына алтын хәрефләр белән язылырга хаклы. Аның әдәби мирасы – татарның дини, фәлсәфи һәм фәнни үсеш тарихының көзгесе буларак һәм һәръяклап тирән өйрәнелергә, гадел бәясен алырга тиеш”, - дип яза. Бу сүзләрнең барысы да дөрес, без алар белән килешәбез. Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, күркәм затларыбыз белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә тиешбез.Галимнәребез турында бик күп сөйләргә, аларның мәкальләреннән бик күп өзекләр китерергә була. Ләкин мин бүген сүземне Р.Фәхреддиннең якташы Рәфкать Шаһиев Шириаздан улы турында сөйлисем килә. 2014 елны конференциягә килгәч, теләүчеләр булса , галимнең мемориаль музеена экскурсиягә барырга була диделәр. Икенче көнне музейга бару теләге белән очрашуга килдек. Безне гади генә укытучыга ошаган ир-ат карды алды. Исәнләшеп сөйләшә башлау белән ул безне үзенең авызына каратты да куйды. Берничә сәгать 1 минут кебек үтте дә китте. Әңгәмәбез барышында без музей ачылу тарихы һәм аның Ризаэддин Фәхреддиннең кызы Әсма апа һәм оныгы Арслан Шәрәф белән очрашуы, хатлар алышуы турында белдек. Экскурсия азагында ул безгә үзенең китапларын бүләк итте. Музей экспонатларыннан һәм язмалардан күренгәнчә, Р.Шәхиевның эшләгән эше бик зур, язып кына бетерерлек түгел. Мәсәлән, аның Казанга барып белешмәләр бүлегеннән Әсма ханымның адресын табып, аларга баруы, музей ачылгач аларны Кичүчатка алып килүе генә дә ни тора. Минемчә, галимнең иҗатын өйрәнү бер хәл, ә аның тормышын, балаларының язмышын безгә, ягъни яшь буынга җиткерү бик зур эш.Риза Фәхреддин эзләреннән” дигән китабы галимнең мемориаль музее һәм иҗатын фәнни өйрәнү лабораториясе дип атала. Китапның 1нче битедә галимнең иҗатыннан өзек китерелгән. [6:3] Дөньяның эше җыелганны тарату, таратылганны җыю икән. Р.Фәхреддин.Китапның кереш өлешендә музейның кайчан ачылуы, галимнең туганнары белән танышуы турында бара. Ризаэддин Фәхреддин ... Хаксызга онытылып, соңгы вакытта халкыбызга яңадан әйләнеп кайткан милләтебезнең йөзек кашы. Йөзәрләгән кешеләр бүген бу исемне горурланып телгә алалар. Татарның гына түгел, бөтен төрки халыкларның рухи асылын чагылдырган Р.Фәхреддин еллар үткән саен биеклеккә һәм бөеклеккә күтәрелә, дип яза ул. Биеклеккә һәм бөеклеккә күтәрү өстендә бик тырышып алып бара.Экскурсия музейның тышкы ягыннан ук башлана. Ишек төбендә үсеп утырган ике карт нарат Р.Фәхреддинне генә түгел, ә аның әти-әнисен исән килеш күргән шаһитлар икәненә ачыклык кертә.Музей берничә залдан тора. Беренче бүлмәдә галимнең портреты тора һәм анда кунаклар Р.Фәхреддин мирасына кереш информаөия алалар.2нче зал. Этнография залы. Кичүчат бүлмәсе.Бу бүлмәдә галимнең әти-әнисенә, үзенә, туганнарына шундый булып җитлегергә булышлык иткән тирәлек, шуны булдырырга рухландырган күңел байлыгы тупланган. “... Дөньяны онытып туплы уйнаган вакытларымны гына түгел, җәй көнендә ашар нәрсәләрем беткәннән соң, өй түбәсендәге күгәргән икмәк сыныкларын ашап йөрәк ялгаган чагыма кадәр сагынам... пәрдә аркылы гынабулса да күзләрем белән шул урыннарны вә шул иптәшләремне күрәсем килә”. Р.Фәхреддин. [6:8]Менә шул урыннарны, җирләрне, экспонатларны җыярга бик көч түккән кеше - галимнең якташы, авылдашы РәфкатьШаһиев.Китапның 40 битендә “Вакытлар үткән саен Р.Фәхреддиннең иҗаты гына түгел, аның яшәү рәвеше, эш – гамәлләре, дөньяга карашы да бүгенге заманның һәр катлау кешеләренә карап, укып, өйрәнеп һәм үрнәк алып эш итәргә ачык бер мисал булып тора”, дип язылган [6:40]. Шушы сүзләрне истә тотып “Хатларда кеше язмышы” дигән китабын өйрәнә башладык.Китапның беренче җөмләсе үк уйланырга мәҗбүр итә. Менә тыңлап карагыз әле [10:3]“Безнең халыкта “Урман артындагыны күрә, борын төбендәгенекүрми” дигән тирән эчтәлекле мәкаль яшәп килә. Бу мәкаль нәкъ менә безнең җәмгыять чынбарлыгын исбат итә дә инде... чит ил шәхесләре үрнәгендә үстек, дөнья күләмендә зур урын тотучы, үзебезнең төбәкләрдә үскән, безгә үрнәк булырдай шәхесләребез шактый икән бит” Бу китапта Р.Шаһиевның Р.Фәхреддиннең кызы Әсма һәм оныгы Арслан Шәрәф хатлары тупланган. Бу хатларда Әсма апаның Кичүчатта шундый кеше булуына шатлануы, аның уй-хисләре, тәрбиялелеге күренә.
  • Исәнме, саумы Рәфкәть туган! (хаттан өзек) [10:11]
  • Сәлам соңында ике зур рәхмәт: беренчесе хат өчен, икенчесе газетада басылган мәкалең өчен. Мәкалә безгә бик ошады. Яхшы язылгн, кирәк төрле язылган. Мактанган, күпергән, кирәкмәгән сүзләр дә юк. Чын, дөрес язма. Бик яхшы иткәнсең “мин сөйләгәннәрдән алынды” дип. Һичбер кешедә шик-шөбһә, берәр кешенекен күчереп язган дигән уй калмаслык. Әгәр дә шундый язучылар белән шөгыльләнсәң, минемчә, киләчәктә яхшы журналист, язучы булырлык өмет бар. Мин шулай уйлыйм...
  • Исәнме, саумы Рәфкәть туган!
  • ... Әле һаман, шушы көнгә хәтле Кичүчат истәлеге белән яшим.Күргән – күрешкән кешеләр, күрмәгәннәрен дә белгән шикелле. Гаҗәп хәл! Күптән танылган, күрелгән җирләр, кешеләр шикелле – бу инде әткәй һәм бабайлар йогынтысыдыр. Синең килүең, эзләп табып танышуың бөтен эшнең башы булды... Сиңа амәнәт: Самдун абыеңа әйт, аның безгә килеп, минем белән сөйләшеп мин бигрәк тә шатландым. Әгәр шулай булмаса, әткәйнең кешелеген зур ихтирам иткән кеше белән танышмыйча китсәм күңелемнең бер почмагы китек булыр иде (син беләсең). Әткәйнең исемен хөрмәт белән истә тоткан кичүчатларга рәхмәт... Әсма апа 8/Х11 [10:22] Рәфкать! Бу арада озын хат язам, әзрәк бушый төшкәч. Лениногорскийларга адресны бирергә ярый... Кичүчатны, аның халкын гел күңелемдә тотам. Сезнең анда торуыгыз да бик ямьле хәл. Юкса, син килеп тапмасаң, мин шул көе, белмичә “киткән” булыр идем. Рәхмәт сиңа! 31/Х11 [10:11] Әсма апа гына түгел без дә, татар теле укытучылары, Рәфкать Шаһиев белән горурланабыз. Ул булмаса, бу хатлар да, хәтирәләр дә булмас иде. 3нче бүлек. Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрен укыту – тәрбия эшләрендә куллану тәҗрибәсеннән. [8:10] Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр. [7:131] Риза Фәхреддин.Әдәбият дәресләре балада әхлак тәрбиясе булдыруның иҗ әхәмиятле чарасы булып тора. Әдипләребез үз әсәрләрендә татар халкын гыйлем алырга чакырып, гаилә һәм җәмгыять тормышында активлык күрсәтергә, белем алырга тырышырга, тормыш караңгылыгыннан, яманлыктан арынырга өндәгәннәр. Мин дә үземнең эшемдә төрле алымнар кулланып, балаларда да мәрхәмәтлелек, намуслылык, яхшылык, игелеклелек, белемгә омтылыш, ата-анага хөрмәт тәрбияләргә тырышам. Миңа бу эшемдә Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхат” китабы бик булыша. Башлангыч классларда класс сәгатләренең планын төзегәндә бик отышлы чыга. Безнең Комсомол мәктәбе -рус мәктәбе. Татар балалары булса да, татар төркемнәре юк диярлек. Шуңа күрә бөтен көчебезне куеп, тырышып татар язучылары, галимнәре турында өстәмә материаллар да кулланып эшлибез. Менә тормыш иптәшем Галимов Фәнил Зәки улы белән 30 елга якын бер-беребезгә булышып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытабыз, класс сәгатьләре, кичәләр үткәрәбез. Шуларның берсе турысында сөйлисем килә. Яр Чаллыда үткән “Мин яратам сине, Татарстан!” дигән “Слайд-шоу” конкурсына Р.Фәхреддиннең “Казан ханнарыдигән китабын кулланып “Сөембикә” турында чыгыш ясадык һәм мактау кәгазенә лаек булдык. Әлбәттә, укыту-тәрбия процессында төп фигура – укытучы. Ләкин укытучы балаларның хезмәтләрен дөрес оештырса гына, ата-аналарны үзенең ярдәмчесенә әйләндерсә генә бердәм хезмәт һәм тәрбия барлыкка килә. Шуңа күрә ата-аналар белән дә эш алып барыла. Бу эшемдә ата-аналарны тәрбияләү өчен дә файдалана алу мөмкинлеге аны алыштыргысыз итә. [3:45]Хәләл кәсеп һәр урында һәм һәр заманда табыладыр” дигән класс сәгатендә балаларда чын бәхетне бары тик намуслы хезмәт белән генә табып була икәнен аңлатам, милли –гореф гадәтләрне сакларга кирәклегенә инану булдырырга тырышам.Мәктәптә милли бәйрәмнәр оештыру системага салынган. “Балкыш” фестеваленә әзерләгән “Аулак өй” кичәсе күпләрне шаккатырды, өлкән яшьтәге апларны елатты. [9:130] l l l Йомгаклау.Р.Фәхреддиннең гасырлар дәвамында милләтебезнең әхлак кодексы булырлык хезмәтләрен тагын да тирәнрәк өйрәнеп, балаларга, ата-аналарга җиткерү юлында эшлисе эшләребез күп әле. Аның үтә гыйбрәтле әсәрләрен рухи азык итеп кабул итсәк, балаларны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешербез. Үземнең сүземне Р.Фәхреддин сүзләре белән бетерәсем килә. [7:87]Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклкне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, йорт эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр.” Минемчә, Ризаэддин бине Фәхреддин – милләтем горурлыгы. Ризаэддин бине Фәхреддин: “Адәм баласы үзен – үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала”, - дип саный һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү максатында язылганнар[4:28]. Әлеге фикеренә ул үзе гомере буенча тугрылыклы булып кала һәм кешенең үзен-үзе тәрбияләүнең һәм камилләштерүнең гүзәл бер үрнәге булып тора. Нинди генә вазифа башкарса да һәм нинди генә фән тармаклары белән шәгыльләнсә дә, мәшһүр мәгърифәтче галимнең игътибарыннан уку-укыту һәм тәрбия – әхлак мәсьәләләре беркайчан да читтә калмый. Бу эше белән ул гомере буе шөгыльләнә һәм педагогика мәсьәләләренә багышлап, ул, 77 китап бастырып калдыра. Р.Шаһиевның “Хатларда кеше язмышы” дигән җыентыгында тәкъдим ителгән истәлекләр һәм хатлар да галимебезнең генә түгел, балаларының, оныкларының кем, ниндирәк шәхесләр булуын, шулар аша бөек галимнең әле моңа кадәр чагылыш тапмаган үзенчәлекле якларын ачарга ярдәм итәләр. Аның, кеше буларак, ата буларак балаларына нинди тәрбия биргән, балалары, оныклары аңардан нәрсәгә өйрәнгәнлекләре турында. Хәзерге заман галимнәребезнең бөек галим Р.Фәхреддин турындагы эшләрен өйрәнү, укучыларыбызга җиткерү эшен дәвам итсәк бик яхшы булыр дигән теләктә калам. Бүгенге Украинадагы хәлләр барыбызны да борчуга сала. Андагы җитәкчеләрнең өйләрендә, уку йортларында нинди тәрбия алдылар икән сорау барлыкка килә. Халыгының үткәнен һәм бүгенгесен аңламаучылар ничек яшәүләрен дәвам итәрләр? Бөтен ил алдында, җыелышларында гына бер-берсенә кул күтәрү җитмәгән, инде гади халыкның тормышын нинди көнгә калдырдылар. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - галимебез. Шуңа күрә “Балаларга үгет-нәсыйхәт” һәрберебезнең өстәл китабы итәргә кирәк. Бары тик сугыш булмасын, тыныч илебездз балаларыбызны тәрбияләргә генә язсын дигән теләктә калам. Кулланылган әдәбият.
  • Әдәплелек дәресләре. Көч һәм рух тамырлары. -Казан:Мәгариф 1998.-26 б.
  • Балаларга үгет – нәсыйхәт. Казан, “Дом печати” нәшрияты, 2001.-3-28 б.
  • Мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәгълиматы: эзләнүләр һәм тәҗрибә. Яр Чаллы: ӨПББИ. 2006.-45 б.
  • Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану. Казан:РИЦ «Школа», 2004. -8 – 28 б.
  • Ф.Ф.Харисов. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе. Казан:Мәгариф 1999.-13б.
  • Рәфкать Шаһиев. “Риза Фәхреддин эзләреннән”. Галимнең мемориаль музее һәм иҗатын фәнни өйрәнү лабораториясе. - Әлмәт, 2014. -3-40 б.
  • Ризаэддин Фәхреддин: тормыш юлы. Иҗади мирасы: Дәреслек –хрестоматия/Төз: Р.Ш. Шаһиев. – Казан: РИЦ «Школа», 2007. -87- 131 б.
  • Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрен укыту-тәрбия эшләрендә куллану тәҗрибәсеннән. Лениногорск, 2004. -10 б.
  • Ризаэддин Фахреддин и татарское просветительство. Материалы Всероссийской научно-практической конференции (27-28 февраля 2014 года). –Казань:Республиканский центр мониторинга качества образования, 2014. – 130б.
  • Хатларда кеше язмышлары... Ризаэддин Фәхреддиннең кызы Әсма һәм оныгы Арслан Шәрәф хатлары. Казан:ГБУ “РЦМКО», 2013. – 3-22 б.