«Берегите лес!»
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: «Берегите лес!»
Автор: Гайфиева Гулюзя Тимерхановна
“Урман-өч катлы йорт”.Максат: Агачларны тышкы билгеләре буенча танырга, урманның кеше тормышындагы әһәмиятен өйрәтүне дәвам итү;агач, куак, чәчәкләр, кош, җәнлек, бөҗәкләртурындагы мәгълүматны ныгыту; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, фикер йөртүләрен үстерү (анализлый белүләрен, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау), бәйләнешле сөйләм телен үстерү;Әзерлекэше:Саф һавада йөргәндә балалар бакчасы тирәсендәге агачларны күзәтү,Табигать турында матур әдәбият уку, әңгәмә үткәрү,интеллект карта төзү.Җиһазлау: күренеше, агачлар (слайдтаһәмрәсемнәр), яфраклар, “урман” схемасы, «тыючы» билгеләр.Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтү методлары, уеннар. Эшчәнлек барышы:Балалар, бүген безгә кунаклар килгән,әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле көн телик.Хәерле көн ,кунаклар сегәХәерле көн безгә,Хәерле көн һәммәбезгә дә!Балалар, бүген бакчаның электрон почтасына албастыдан аудио хат килеп төште.(Аудио хатны тыңлау).Мин урманга йөрергә бик яратам.Ләкин андагы черкиләр,кигәвен һәм кырмысалар бик ачуымны чыгаралар.Менә шулар аркасында урманда ял итеп тә булмый инде.Киләләр дә колак төбендә безелдиләр,тешлиләр.Алардан бер файда да юк.Куркыныч бакалар,тараканнар,үрмәкүчләр дисеңме?Бүген урманга килдем дә: “Бөтенегез дә урманнан чыгып китегез, туйдырдыгыз сез мине” дип кычкырдым.Алар урманны ташлап киттеләр.Урманда шундый рәхәт булып калды.Безелдәүче дә,сикерүче дә юк.Тик нигәдер агачларның яфраклары саргая башлады, чәчәкләр дә чәчәк атмый ,кошлар да очып киттеләр,җәнлекләр дә каядыр югалды.Нигә шулай булды?Бернәнсә аңламым. Урман патшасы биремнәрне үтәсәң барсын да кире кайтарам,ди.Балалар бәлки сез миңа ярдәм итәрсез?Ни өчен урман корый башлаган микән,балалар.Сез ничек уйлыйсыз?Әйе,урмандагы тереклек бер берсенә чылбыр кебек бәйләнгән.Урманга тизарадаярдәмкирәк.Булышабызмыурманнытерелтергә?Безгәурмангакерүөченбилетларалыргакирәк.Билетлар гади генә түгел,аларда билгеләр бар.Сезгә шул билгеләрнең нәрсәаңлатканын әйтергә кирәк.Уен.Бу билге нәрсәне аңлата?Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсеңме? Менә бу билгеләр нәрсә аңлата?Әйтеп күрсәтегез әле. (Тыючы билгеләрне күрсәтеп балалар сөйли)урмандатавышланыргаярамый,урмандачүпкалдырыргаярамый,урмандаучакягаргаярамый,чәчәкләрне таптарга,кирәксезгәкүпләпөзәргәярамый,кош ояларынатияргәярамый,кырмыскаояларынатияргәярамый,урмандаагачларны сындырыргаярамый,Ә нәрсәләр эшләргә ярый.урманныңматурлыгынасокланып, кошларсайравынтыңлапйөрергә ярыйФотога төшерергә, орлык җыяга ярыйҖимлекләр куярга,оялар ясап эләргә,агачлар утыртырга кирәк.Әйдәгез,балалар бүген без урманга җәяүләп барыйк.Тигез атлап, тәртип саклапСәяхәткә барабызБеркайчан тәртип бозмыйбызТәртипле балалар без.Презентация урман. Карагыз әле балалар, килеп тә життек.Әле ярый урман корырга өлгермәгән! Балалар,нинди урманнар була? Катнаш,ылыслы,яфраклы.Каеннар гына үссә-каенлык,имәннәр күбрәк булса-имәнлек дип атала.Нинди рәхәт монда! Бал-р, иснәгез әле, урманның исе нинди аның? (исниләр) Саф!!! Бик дөрес! Әйдәгез тыңлап карыйк.Кош тавышын таны.Яхшырак фикер йөртү өчен,әйдәгез,нейрогимнастика ясап алыйк.Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Кояшкөлепторганда(кул каш өстендә)Барда яхшы булганда(о кей)Килеп кердек урманга. Урман безне кумады,(Уч белән уң тезгә),Без бит аның кунагы(Йодрык белән сул тезгә).)Агач төбендә Ак куянкай утыраКилеп чыкты бер бүре Без бүредән куркабызТиз-тиз суга чумабыз.(Колак-борын)Әйдәгез тизрәк атлыйкБезгә урманны терелтү өчен,үзебез ясаган интелект карта буенча сөйләп күрсәтергә кирәк.Урманда бик күп агачлар,куак үсемлекләр үсә. Җәнлек,кош,бөҗәкләр яши.Урман ул-кошлар,җәнлекләр,бөҗәкләрнең уртак йорты.Карагыз әле , балалар, урман өч катлы йортка охшаган.3-нче кат –биек булып үскән агач яфраклары түбә кебек. Алар урманны яңгырдан, көчле җилләрдән, бик кызу кояштан саклый.2-нче кат – андакуакларяши.1-нче кат – аякастындагыүләннәр, чәчәкләр, җиләкһәмгөмбәләр.Урманда мүкләр дә үсә.Без хәзер мүк белән танышырыз.Мүкләр дымлы урыннарда үсә.Алар сабаклы һәм яфраклы,ләкин тамырсыз һәм чәчәксез.Мүкнең нәзек сабаклары һәм бик вак яфракчыклары азыкны үзләрен чолгап алган нәрсәләрдән табалар.Боларга кояш яктысы, чиста һава һәм су керә.Чиста һавадан башка мүкләр үлә. Мүкләрнең чәчәкләре һәм орлыклары булмый.Алар бик вак кисәкчекләр – споралар ярдәмендә үрчиӘлебуйортның подвалы да бар, андаүсемлекләрнеңтамырыяши. Үсемлекләргәтамыр ни өченкирәк? (Үсемлекләртамырярдәмендәтукланалар)Әмир җәнлекләр турында сөйләп күрсәт әле.Урманда бик күп җәнлекләр яши.Җәнлекләрнең төп билгеләре тәннәре йон белән капланган.Алар балаларын имезәләр.Алар урманда бик күп. (аю,бүре...)Алар ике төргә бүленә.Ерткыч хайаннар Һәм үлән ашаучылар.Башка җәнлекләрне аулаучы,ит ашучы хайваннарны ерткыч хайваннар дип атыйлар.Аларның казык тешләре һәм тырнаклары үткен.Үсемлекләр белән тукланучы хайваннарны үлән ашаучылар дип атыйлар. алар җитез, качарга бик оста.Назил кошлар турында сөйлә әле.Урманда бик күп кошлар яши.Кошларның төп биглеләре гәүдәләрекаурыйбеләнкапланган. Аларның томшыгы, икеканаты, ике тәпие бар. Урман алар өчен чын йорт. Тукыран,песнәк,сыерчык...Алар ике төргә бүленә: көзге салкыннар җиткәч җылы якка очучы кошлар-күчмә кошлар дип атала.Безнең якларда кышларга калучы кошлар-кышлаучы кошлар дип атала.Уен “Мин барам барам үзем белән бер урманда яшәүчене алам.”Сәминә бөҗәкләр турындасөйләәле:Кырмыска,чикерткә,күбәләк,черки,чебен,бал корты,камка,күбәләк, коңгыз, төклетура...Төп билгеләре.Тәннәре умырткасыз буынтыкаяклы, 6 аяк,канат,мыектан тора.Алар бер-берсеннән зурлыклары,формалары,төсләре белән аерылалар. Алар җирдә дә суда да,җир астындада,һавада да үзләрен яхшы хис итәләр.Алар урманда бик күп була. Кырмыска,чикерткә,күбәләк,черки,чебен,бал корты,камка,күбәләк, коңгыз, төклетура.Иң нечкә билле,иң тырыш бөҗәк.Ильяс үсемлекләр турында ниләр беләсең?Агачлар иң зур үсемлекләр. Төп билгеләре аларныңкәүсәсе,тамыры ботаклары, яфраклары җимешләре була. Агачлар кислород бүлеп чыгаралар, алар һаваны чистарта, шуңа агачлар кислород чыганагы булып тора. Алар ике төргә бүленә:Яфраклы һәм ылыслы.Яфраклы агачлар көзге салкыннар җитү белән саргаялар,яфракларын коялар.Ылыслы агачларның яфрак урынында ылыс.Алар җәйдә кыш та яшел.Агачлар һәм үсемлекләр кислород (тере һава) бүлеп чыгара.Ул хайваннар һәм кешеләр өчен бик файдалы.Уен “Агачын тап”. Кашыкка агач яфраклары яки җимешләре ябыштырылган.Көй туктагач кемдә нинди яфрак кала,агачның исемен әйтә-агачын табып ала.2. Куаклар-төптән үк диярлек ботакларга тармакланган тәбәнәгрәк агач үсемлек.Чикләвек,кура,гөлҗимеш куаклары үсә. Мәликә нинди үләннәр беләсең?Алар арасында күпеллыклары да,шулай ук дару үләннәре, агулы үләннәр дә бар.Дару үләннәре ромашка,бака яфрагы,кычыткан.Агулы үләннәр: карга күзе,тилебәрән,ландыш,түндербаш.Кем җиләкләр турында сөйли?Урман җиләкләре төрле.Алар куакларда һәм җирдә үсәләр. Ашарга яраксыз җиләкләр җәнлекләр өчен кирәк.Гөмбәләр турында кем белә?Гөмбәләр ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләргә бүленә.Алар җәнлекләр тормышында әһәмиятле роль уйныйлар.Албасты:Булдырдыгыз,балалар.Урманга җан керде.Рәхмәт сезгә.Рефлексия: Балалар без бүген кайда булдык? Кемгә ярдәм иттек? Бүгенге сәяхәтебез сезгә ошадымы?