На поиски болотных тайн
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: На поиски болотных тайн
Автор: Гильмутдинова Диларя Магесумовна
Сәяхәт-уен «Сазлык серләрен эзләү»Максат: сазлык экосистемасының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында күзаллаулар формалаштыру.Бурыч:- балаларның сазлыклардагы хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турындагы күзаллауларын камилләштерү;- сазлыкларның составы турында күзаллаулар булдыру;- туган як табигате белән кызыксынуны үстерерү; логик фикерләргә, игътибарлы, хәтерле булырга, хыялланырга өйрәтү;- балаларның сүзлек запасын баету;- табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;- кызыксынучанлык, әйләнә-тирә дөньяны танып белү теләге тәрбияләү;иптәшлек һәм үзара ярдәмләшү хисе.Методлар һәм алымнар: сюрприз момент, әңгәмә, танып белү эшчәнлегендә проблемалы ситуация тудыру.Җиһазлар:магнит тактасы, сазлык сурәте төшерелгән рәсемнәр, келәм-самолет, урманчының мөрәҗәгате язылган диск. Сүзлек эше: урманчы, торф, челән.Кереш өлеш. Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Бүген иртән балалар бакчасы бусагасы төбендә урманнан җибәрелгән хат таптым. Әйдәгез аны укыйк. (Конвертны ача, дискны таба). Диск ниндидер. Кызык, анда нәрсә язылган? (Дискны кабыза.) Дискта урманчының мөрәҗәгате: "Исәнмесез, кадерле балалар! Минем исемем Урманчы. Мин урманны каравыллыйм, чөнки мин бит урманчы. Кичә Мин бик нык салкын тидердем һәм мин дәвалану өчен мүк җиләге җыярга булдым, ул бик шифалы бит, ләкин хәзер урманда бер генә җиләк тә таба алмадым. Менә шулай сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым, балалар. Миңа «Ромашка» балалар бакчасы балалары - иң зирәк балалар дигән хәбәр килеп иреште. Ярдәм итегез, зинһар". Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен урманчы урманда мүк җиләге таба алмады? Бәлки, аны башка җирдән эзләргә кирәктер? Балалар. Мүк җиләге ул - Клюква сазлыкта үсә. Тәрбияче. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, сазлыкта нинди хайваннар яши? Балалар. Бакалар, гөберле бакалар. (Жаба)Тәрбияче. Сазлыкта бакалардан башка тагын нәрсәләр яши? Мин сәяхәткә чыгып, сазлыкларны тикшерергә, анда яшәүчеләр белән танышырга һәм урманчы өчен мүк җиләге табарга тәкъдим итәм. Тик сезгә каршылыклар ашарга үтәргә кирәк булачак. Балалар, сез ризамы? Ә без сәяхәтебезгә нәрсәгә утырып китә алабыз? Балалар. Самолетта, машинада, поездда. Тәрбияче. Бүген без келәм-самолетта сәяхәткә чыгабыз. Безгә сазлыкка керү өчен билетлар алырга кирәк. Билетлар гади генә түгел, аларда билгеләр бар. Сезгә шул билгеләрнең нәрсә аңлатканын белергә кирәк.1 нче билет: Сазлыкка аны яхшы белгән олы кешеләрдән башка йөрмә! (кеше рәсеме, кристик белән сызыла)2 нче билет:Таныш булмаган җиләкләрне ашама! (виктория)3 нче билет:Еланны күрсәң, читләтеп үтсәң, ул сиңа тимәс!(елан)4 нче билет:Батып үлмәс өчен, озын таяк тотып, алда юлны капшап карарга кирәк!(агач ботагы)5 нче билет:Бакалар куркыныч. (Бака)6 нчы билет:Челән усал кош. (Челән)Балалар келәмгә утыралар, очалар. Музыка яңгырый. Очыш вакытында тәрбияче балалар белән «урманчы» ның кем икәнен ачыклый. Нинди мультфильмда сез урманчы белән таныштыгыз? Ул ничек урманны саклый?Төп өлеш Тәрбияче. Менә без очып килдек. Ә без кайда килдек соң? Балалар. Сазлыкка. Тәрбияче. Дөрес балалар. Балалар карагыз эле безгә монда Майндкарт ззерләп куйганнар. Бу бит карта. Димәк без бөтен каршылыкларны шушы карта аша үтәчәкбез. Мүк җиләгендә табарбыз. Әйдәгез урыннарыгызга утырыгыз әле. Балалар карагыз әле бу нәрсә рәсеме икән?Балалар:Сазлык.Тәрбияче: Кайчандыр бу урында зур булмаган күл булган. Аның ярлары куе камыш һәм төрле дым яратучы үсемлекләр һәм үләннәр белән капланган. Ел саен үләннәр күбрәк үсә, сабаклары белән үрелеп, суны каплый. Менә үрелгән сабаклардан, яфраклардан һәм үләннәрдән калын катлам барлыкка килгән-төбенә кадәр диярлек җитә. Балалар, сазлыкта батып үләргә мөмкин, чөнки анда аяклар бик нык батып тора, ничек уйлыйсыз, ни өчен сазлык шундый үзле? Балалар җавап бирә.Ул үзле, чөнки анда торф бик күп. Ә торфның нәрсә икәнен кем белә?Балалар: Торф -сазлыкларда череми торган үсемлекләрдән барлыкка килә торган җир. Анда файдалы матдәләр күп. Ул шулай ук үсемлекләр өчен дә файдалы, балалар өчен ботка кебек (яхшырак үсәргә, сәламәт, көчле булырга ярдәм итә).Тәрбияче: Сазлыкта торф каян килеп чыккан?Балалар:Төрле үсемлекләрнең мүк, үлән, сабак һәм яфрак калдыклары елдан-ел үлә, суда чери һәм бер-берсе өстенә ята. Шулардан торф барлыкка килгән. (Торфны балаларга курсәтү. Тәрбияче балаларга зурайткыч пыяла аша торф кисәкләрен карарга тәкъдим итә. Балалар торф кисәкләрен лупа аша карыйлар. )Тәрбияче:Торф нәрсәдән тора? Тышкы яктан ул кара яки кара-көрән төстә, ләкин төерне ышкып алып зурайткыч пыялага карасаң, вак яфраклар, үләннәр һәм башка үсемлек калдыклары күренә. Балалар торфка бераз су салып карыйк әле? Нәрсә булды? Балалар. Торф суны болытсыман сеңдергән; шуңа күрә туфрак бик юеш, дым яратучы үсемлекләр өчен яраклы. Тәрбияче. Сазлыкта торф суны бик яхшы сеңдерә. Ә кайда су, анда дым яратучы үсемлекләр үсә. Ә монысы мүк. (Мүк белән таныштыру балаларны. Тотып карарга тәкъдим итү)Тактада сазлык макеты барлыкка килә. Уйлап карагыз әле, нәрсә бу? Балалар. Сазлык. Тәрбияче. Сазлык-ул йорт. Аның катларын әйтегез. Балалар. Беренче кат. (Су.) Икенче кат. (Торф.) Өченче кат. (Мүк.) Тәрбияче. Молодцы! Ә сез сазлыкта нәрсә үскәнен беләсезме? Балалар җавап бирә. Сазлыкта җиләкләр: мүк җиләге, агачлар, камышлар Сазлык патшалыгында җиләкләрдән тыш башка тереклек ияләре дә күп. Сазлыкта нәрсәләр яши? Балалар сазлыклы урында яшәүче хайваннарны атыйлар. Мөгаен, сазлыкта кошлар, еланнар, бөҗәкләр күп . Балалар иллюстрацияләр карый. Челән, торна, Ләкләк сазлыкта яшәүче кошлар. Барысының да сазлыкта уңайлырак йөрү өчен озын аяклары, Судан азык алу өчен озын томшыклары бар, алар барысы да яхшы оча. Без хәзер сазлыкта яшәүче челән булырбыз. Физкультминутка Бер аягында тора,(Балалар бер аякта, кулларын югары күтәреп басып торалар)Суга текәлеп карый, (Аякларын Түбән төшерәләр, алга иеләләр, кулларын артка тарталар.) Елгада бакалар эзли. (Гәүдәне уңга һәм сулга авыштыралар. )Челән ауга чыкты. (Балалар тезләрен югары күтәреп маршировать итәләр. )Тәрбияче. Утырыгыз, балалар. Ә хәзер без сезнең белән «Мин барам, барам» уены уйнап алабыз.Ә хәзер "Дүртенче артык" уены уйнарбыз. Йомгаклау өлеше: «Балалар мин Сазлык хуҗасы. Барлык сорауларга да җавап бирдегез. Миндә Урман хуҗасына мүк җиләге әзерләп җибәрдем, ә сезгә үземнең бакаларымны бүләк итәм. Аларга уйнарга яраталар, бакчагызга кайткач уйнарсыз.»Балалар рәхмәт әйтәләр, самолет келәмгә утырып бакчага кайталар. РефлексияТәрбияче. Без кая сәяхәт иттек? Яңа нәрсәләр белдегез? Нинди хайваннар белән таныштыгыз? Сезгә барыннан да бигрәк нәрсә истә калды? Ошадымы сезгә безнең сәяхәтебез?