мастер-класс


Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: мастер-класс
Автор: Залалутдинова Гулия Талгатовна

Җәләлетдинова Гөлия Тәлгать кызы, 5 нче гомуми белем бирү мәктәбенең туган(татар) теле укытучысы Бүгенге мастер-классның темасы ”Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт”. Әлеге әйтемне укыгач, сез нәрсә турында уйлыйсыз? Соңгы вакытта без еш кына «уку грамоталылыгы» төшенчәсен ишетәбез. Уку грамоталылыгы - ул укылган мәгълүмат турында фикерли белү, шәхси һәм иҗтимагый максатларга ирешү өчен куллану мөмкинлеге.  Бүгенге көн балалары нәрсә укыганын аңламый. PISA (“уку грамоталылыгы”, 15 яшьлек укучылар арасында) халыкара тикшеренүләре шул хакта сөйли. Текстны уку һәм аңлау буенча 65 ил арасыннан без 41 нче урында. Материалны укыганнан соң, укучы нәтиҗәләр ясарга һәм мәгълүматны файдалана алырга тиеш. Моның өчен текстны аңларга, сүзнең ни хакта барганына төшенергә кирәк. Россия үсмерләренә исә текстны анализлау түгел, аңлау да авырдан бирелә. PIRLS (уку сыйфатын тикшерү, башлангыч сыйныф укучылары арасында) исемле икенче тикшеренүгә ышанганда исә, Россиянең башлангыч мәктәп укучылары укуда югары нәтиҗәләр күрсәткән. Балаларның китапка булган мәхәббәте үсә төшкәч җуела икән. Белгечләр моны интернетның бала тормышында артык зур урын алып торуы белән аңлата. “Чынлыкта исә интернет мәгълүмат табу чыганагы гына булырга тиеш”, – ди алар. Әлеге тикшерүләрнең нигезендә укучыларның функциональ грамоталылыгы төп күрсәткеч булып тора. Мондый нәтиҗәләр беркемне дә канәгатьләндерә алмый һәм белем бирү системасы алдында бу зур проблема. Россия Президенты Владимир Путин боерыгында 2024 елга безнең илебез белем бирү системасының сыйфаты буенча дөньядагы әйдәп баручы илләрнең беренче унлыгы рәтенә керүне тәэмин итәргә дигән бурычы йөкләнде. Мәгарифне үстерү программасы”ның төп максаты: укучыларының уку сыйфаты, текстны аңлап укуга корылган PIRLS, шулай ук PISA, халыкара тикшерүләр буенча алдынгы позицияләргә күтәрү. Функциональ грамоталылыкны үстерү минем фәнемә кагылмый дип уйлаучылар да булырга мөмкин. Ә мастер класс дәвамында без сезнең белән әлеге проблеманың барыбызга да кагылышын ачыкларбыз. Хәзер брейнсторминг алымы ярдәмендә берничә проблемалы сорауга җавап биреп карарбыз. Брейнсторминг –ул ми штурмы алымының бер формасы. Беренче төркем проблемалы сорауга җаваплар яза, икенче аналитиклар төркеме шул җавапларны карап, иң мөһим дип тапканнарын алга чыгара. Нәрсә соң ул функциональ грамоталылык? Ничек уйлыйсыз? Функциональ грамоталылык - кешенең әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, гомер дәвамында алынган белемнәрен куллана белү сәләте. Аның 6 төре бар. Уку грамоталылыгы - функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше. Ул - укучыда текстны аңлау, куллану, бәяләү, алар турында уйлану сәләте үстерә. Мәктәптә эш барышында сез уку грамоталылыгына караган нинди проблемалар белән очрашасыз? Беренче төркем проблемалы сорауга җаваплар яза, икенче аналитиклар төркеме шул җавапларны карап, иң мөһим дип тапканнарын алга чыгара. Әйе, бу зур һәм бик актуаль проблема. Безнең алда укучыны укылган тексттан кирәкле мәгълүматны табарга, нәтиҗә ясарга, аны тормышта куллана белергә өйрәтү максаты тора. Бу безнең өчен яңалык түгел. Аңлап укырга өйрәтү, текст буенча фикер алышу, укуның төрле алымнарын куллану татар теле һәм әдәбияты укыту методикаларында күптән бар иде. Ни өчен бу уку грамоталалыгы проблемага әйләнде? Беренче төркем проблемалы сорауга җаваплар яза, икенче аналитиклар төркеме шул җавапларны карап, иң мөһим дип тапканнарын алга чыгара. Бу мәсьәлә мине дә борчый, уку грамоталылыгын формалаштыру буенча тупланган тәҗрибәм белән уртаклашу- бүгенге мастер классымның максаты. Мастер класс барышында берничә методик алым белән танышып үтәрбез. Сез беләсез, уку грамоталылыгын формалаштыру өчен төп материал ул текст. Текст төрле булырга мөмкин: тоташ, тоташ булмаган, катнаш. Текст өстендә эшнең 3 этабы бар: I)укуга кадәр әзерлек II)уку вакыты III) укудан соң I. Текстның тематикасын уйлап формалаштыру өчен сезгә цитата һәм берничә рәсем тәкъдим итәм.1.“Театр – яктылыкка, нурга илтә,Кире юлга җибәрми, уңга илтә.(Г.Тукай) (-Нәрсә турында сөйләшербез?) 2. ( Тинчурин театры, спектакльдән өзек, балалар) (Сүз нинди театр турында булыр?)Бирелгән сүзләр сездә нинди ассоциацияләр тудыра: ( бәя, тамаша, режиссер, автор, катнашучылар) ( кәгазь битендә)
  • Мин бүген сезгә текст урынына театр афишасы тәкъдим итәм.
  • (Экранда афиша) Ничек уйлыйсыз , бу тоташмы , әллә тоташ булмаган текстмы? ( тоташ булмаган)II. Америка психологы Элисон Кинг «Фикерли белүче кеше генә сорау бирергә сәләтле»,-дигән. Критик фикерләүгә нигезләнгән тонкие, толстый вопросы- нәзек һәм калын сораулар алымына тукталып үтикНәзек сораулар Калын сораулар• кем... - ни өчен шулай уйлыйсыз.. • нәрсә... - җавабыгызны дәлилләгез.... • кайчан... - күз алдына китерегез, әгәр.....• ничә... - аңлатыгыз, әгәр.... • ничек... •килешәсезме...а) Беренче төркем нәзек сораулар төзи, икенче төркем тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирә: (Нәзек сораулар: спектакль кайда була? Әкият нәрсә турында булачак? Булачак тамаша ничек атала? Икенче төркем калын сораулар төзи, ә беренче төркем җавап бирә: Тамаша кайда булачак, ни өчен шулай уйлыйсыз? Күз алдына китерегез, бу спектакль җәй көне була аламы, аңлатыгыз. Тамаша кызык булачакмы, җавабыгызны дәлилләгез) ә) Раслауның дөреслеген яки ялган икәнен, я раслауның текстта булмаганын ачыклау өчен “Ышанасызмы?” алымы отышлы. (Балалар һәм яшүсмерләр комедиясе 22-29 декабрь һәм 3-5 гыйнвар көннәрендә була. Программада Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, чыршы янында әйлән-бәйлән, уеннар булачак. “Асылкош” – бер яралы кош турындагы әкият. Әкияттә Былтыр белән Шүрәле дә катнашачак. Балалар һәм яшүсмерләр спектакле К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында булачак. Әкият-тамашаның бәясе 250 сум. )ИҖАДИ БИРЕМ. Тоташ булмаган афиша текстыннан тоташ булган реклама тексты төзергә. Һәм төзегән реклама текстыгызны аудиоязма ясап тәкъдим итәргә.III.Рефлексия Сэндвич. Әйдәгез, үзебезне театр тамашасында дип хис итик. Һәр спектакльдә антракт була һәм тамашачылар буфетка ашыга. Мастер классның рефлексия өлешендә мин сезне тамакларыгызны ялгап алу өчен Сэндвич белән сыйлыйсым килә. Аны без үзебез әзерләрбез. Сэндвичыбыз өч катлы булачак. Беренче кат- мастер класстан алган позитив фикерләр, нәрсә ошады?Икенче кат- илһамландыручы фикерләр , бу алымнарны киләчәктә эшегездә кулланачаксызмы?Өченче кат- тәкъдимнәр, нәрсәне үзгәртер идегез?