Биология дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру алымнары.
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Биология дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру алымнары.
Автор: Зиннатуллина Альфия Ильгамовна
Биология дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру алымнары. Бүгенгесе көндә заман мәктәбе катлаулы чор кичерә. Дөнья үзгәрә, балалар да үзгәрә. Теләсәк тә, теләмәсәк тә яңа чор укучылары белән бергә атларга, аларга тормышта үз юлларын табарга булышырга тиешбез. Базар икътисады шартларында финанс яктан грамоталы шәхесләр нәкъ менә җәмгыять белеме, финанс грамоталык дәресләрендә тәрбияләнә. Хәзерге заман мәктәбенең иң мөһим бурычларының берсе – функциональ яктан белемле кешеләр тәрбияләү. Функциональ грамоталылык – кешенең әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, анда җайлашу һәм эшләү, гомер дәвамында алынган белемнәрен куллану сәләте. Функциональ яктан белемле шәхес- дөньяга йөз тотучы, шуларга туры китереп эш итүче, аерым алганда, үз гамәлләрен башка кешеләрнең гамәлләре белән килештерә һәм көйли белүче, үз карарлары өчен җаваплы кеше булып тора. Һәр чорда да укытучылар алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. Бердәм дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) таләпләре буенча белем бирүнең төп максаты- укучыларга белемнәр, күнекмәләр бирү генә түгел, ә аны үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Икенче буын ФДББС буенча да укучыларны төрле эшкә җәлеп итү аша, аларның фикерләвен, сөйләмен, рухи үсешен тәэмин итү бурычы билгеләнде. Без укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтергә тиеш. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсәчәкләр. Мәктәп алдында катлаулы бурыч тора - баланың шәхесен социаль юнәлешкә кертү, ягъни укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру һәм үстерү. Белгәнебезчә, функциональ грамоталылык күпкырлы төшенчә. Функциональ грамоталылык үз эченә берничә төрле грамоталылыкны ала: уку, математика, финанс, табигый фәннәр, шулай ук креатив фикерләү һәм глобаль компетенцияләр. Безнең эшебезнең максаты: танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру, уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары белән таныштыру. Функциональ грамоталылык нигезләре башлангыч мәктәптә салына, анда сөйләм эшчәнлегенең төрле төрләренә – язуга, укуга, сөйләшүгә һәм тыңлауга интенсив өйрәтү бара. Укучыларда табигый фәннәр дәресләрендә төрле алым һәм формаларга таянып, Интернет-чыганаклардан файдаланырга мөмкин. Шуңа күрә бүгенге мәктәпләрдә төрле биремнәр ярдәмендә укучыларда табигый фәннәр грамоталылыгын формалаштыру өчен шактый вакыт бүлеп куярга кирәк. Укучыларда тәҗрибә һәм тәҗрибә аша тормышны танып белүгә кызыксыну уяту өчен, аларга алдан билгеле бер ориентир биреп, үзләрен практик өлештә мөстәкыйль рәвештә тормышка ашырырга мөмкинлек бирергә кирәк. Табигый фәннәр грамоталылыгын формалаштыру өчен, 5-9 сыйныфларда биология дәресләрендә укучыларның яшь үзенчәлекләренә, шулай ук югары, урта, түбән белем дәрәҗәсенә туры килергә тиешле гамәли юнәлешле (практико-ориентрованный) бурычлар бар. Гамәли юнәлешле бурычлар укучыларда түбәндәге компетенцияләрне формалаштыралар: күренешләрне фәнни аңлата белү, табигый-фәнни эксперимент үзенчәлекләрен һәм аның максатларын аңлау, мәгълүматларны интерпретацияләү һәм нәтиҗәләр чыгару һәм нәтиҗәләрне аңлату өчен фәнни дәлилләрне куллану. Бу күнекмәләр укучыларга табигать белеме дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Табигать белеме белемнәрен күренешләрне аңлату өчен куллануга биремнәр.1. 6 нчы сыйныф мисалында карыйк.: - «Үсемлекләрдә суның һәм туклыклы матдәләрнең күчеше " темасын өйрәнгәндә, түбәндәге биремне бирергә мөмкин: Бирем. Чәчәк бөреләре белән кисеп алынган яран ботагын сулы стаканга куерга. Бераздан гераньның бөреләре ачыла. Сорау: Ни Өчен?Һәм монда, уйланулар бик күп, өстәвенә бу күренешне укучылар үз өйләрендә күп тапкырлар күрә алалар, ләкин биологик күзлектән бу хакта беркайчан да уйланмыйлар.2. 6 нчы сыйныф. «Орлыкларның шытып чыгуы " темасын өйрәнгәндә, түбәндәге биремне бирергә мөмкин: Бирем. 1940 елның сентябрендә Британия музеенда янгын чыга. Аны сүндергәндә су 1793 елда җыелган шелковый акация орлыкларына эләгә.147 ел яткан орлыклар шытып чыга. Сорау: орлыкларның шытып чыгуына нәрсә сәбәпче?Монда укучылар орлыкларның шытып чыгуы үстерү шартларына (дымлылык, температура) һәм саклау шартларына бәйле булуын искә төшерергә тиешләр.3. «Орлыкларның шытып чыгуы»темасын өйрәнгәндә. Бирем. Арыш орлыклары шытып чыгу өчен массасының 85% ы су, бодай – 69%, кукуруз – 49%, ә кызыл клевер – 145% су кирәк. Бирем. Әйтелгән һәр үсемлек 25 кг алынса, шытып чыгуы өчен күпме су кирәклеген исәпләп чыгарыгыз.Биредә укучылар чишү процессыннан үзләре өчен файдалы яңа белемнәрне алалар.4. «Бәбәк һәм бөре»темасын өйрәнгәндә. Бирем. Кыз туфрак салынган савытта ике фасоль орлыгы үстергән. Үсемлекләрнең сабаклары 7-10 см биеклеккә җиткәч, ул аларның берсенең очын кисеп алган. Киләсе күзәтүне бер-ике атнадан соң тикшерә. Сорау. 1). Укучы кыз нинди максат белән тәҗрибә үткәргән? 2) бер-ике атнадан кыз нинди нәтиҗә алган? 3) үз тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча ул нинди нәтиҗә ясаган?Монда анализ ясарга һәм түбәндәге нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: 1). кыз бәбәкнең үсүен һәм үсешен күзәткән; 2) киселгән үсемлекнең бер-ике атнадан соң ян-яктан тармаклануын (яисә куен бөреләреннән бәбәкләрнең үсешен) күзәтергә мөмкин.; 3) өске бөрене алып ташлаганда бәбәк озынлыгы үсүдән туктый, ләкин куен бөреләреннән ян бәбәкләр үсә башлый. Шулай итеп, бәбәкләрнең үсүе һәм үсеше белән идарә итәргә мөмкинлеген ачыклый.5. 7 сыйныфта «Фотосинтез»темасын өйрәнгәндә. Бирем. Җөмләләрне төшереп калдырылган сүзләр куеп күчереп язырга (җәя эчендә китерелгән ярдәмче сүзләрне кулланырга). Фотосинтез (хлоропластларда, митохондрияләрдә) уза. Бу вакытта углекислый газ (йотыла, бүленеп чыга), кислород (йотыла, бүленеп чыга), ә органик матдәләр (сарыф ителә, җыела) һәм үсемлекнең массасы (арта, кими). Фотосинтез вакытында үсемлек үзенең тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле энергияне туплый, сарыф итә. Текст буенча сораулар: - Фотосинтез вакытында органик матдәләр сарыф ителәме яки җыеламы? - Углекислый газ фотосинтез процессында йотыламы яки бүленеп чыгамы? Тексттан сораштыру тәмамлангач, түбәндәге сорауны бирергә була: ә нинди процесс нәтиҗәсендә һавада углекислый газ туплана? Һәм, әлбәттә, бу укучыларны үсемлекләрдән хайваннарга, кешегә һәм киресенчә мәгънә чылбырын төзергә ярдәм итәчәк. Биология дәресләрендә табигый фәннәр грамоталылыгын үстерү өчен, мәктәп биологиясе курсының теләсә кайсы темасы эчтәлегенә гомуми белем һәм күнекмәләрне үстерү бурычларын кертергә кирәк, чөнки алар куелган максатка ирешергә – укучыларны уку ситуацияләреннән читкә чыгарга өйрәтергә ярдәм итәчәк.Гомумән алганда, функциональ грамоталылыкны формалаштыру - катлаулы, күпкырлы, озак вакытлы процесс. Төрле заманча белем бирү технологияләрен кулланып кирәкле нәтиҗәләргә ирешергә була.