Сценарий праздника на 8 Марта на татарском языке.


Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Сценарий праздника на 8 Марта на татарском языке.
Автор: Разифа Искандаровна Шарапова

Сценарий праздника 8 марта (на татарском языке русскоязычной школе.  «Красота всего мира - в матерях» - “Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!                            Максат: хатын-кызны  олылау,  хөрмәт, ярату, ихтирам   тәрбияләү.                      Эшләнгән эшләр:  бәйрәм  алдыннан  әниләргә багышланган  хикәяләр,  шигырьләр укыла, әниләргә, хатын- кызларга багышланган  әңгәмәләр  үткәрелә).     Бәйрәм  иртәсе  башлангыч  мәктәп укытучылары, әниләр  һәм  мәктәпкә әзерлек  төркем балалары  белән  үткәрелә.  Бәйрәм  залы  шарлар,төрле  язгы  чәчәкләр,  хатын-кызларга  багышланган  әйтемнәр, балаларның  әниләренең  фото  сүрәтләре  белән  бизәлгән.Алып баручы: Язның беренче бəйрəме – 8 МАРТ. Ул безнең кадерле əнилəребез, əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез, матур кызларыбыз бəйрəме. Без сезнең барыгызны да яз бəйрəме белəн котлыйбыз. Сезгə сəламəтлек, гаилə бəхете телибез. Күклəрегез һəрвакыт аяз, күңеллəрегез тыныч һəм шат булсын!    Равиль: Нигә  бүген  бөтен  җирдә Чәчәкләр  балкый  бездә? Нигә  кояш  көлеп  карый? Рустам: Бүген әниләр көне, Бүген җирдә тантана.                         Кояш шуңа көлә бүген,                       Гөлләр шуңа шатлана.Ярослав:Бүген  кояш  нурын  сибә - сезнең  өчен, Тамчылар  тама - сезнең  өчен, Кошлар  сайрый - сезнең  өчен, Бездә  шат  елмаебыз - сезнең  өчен! Җырларыбыз,  җылы  сүзләребез! Күңелле  биюләребез - барысы да   сезнең  өчен!Җыр “Әнием, кадерлем” Самир:  Дөньяда  иң  яхшы  әни Беләсезме  кемнеке? Белмәсәгез  үзем  әйтәм Ул  әни  бит – минеке. Ул  булганда  дөнья  матур, Өебез дә  бик  ямьле. Аның  белән  без  бәхетле Ашларыбыз да  тәмле. Ильяс :                      Минем əни бик əйбəт Гел көлеп кенə тора. Улым дип əйтеп Сөеп, иркəлəп тора.Алып баручы:Әни! Шушы кечкенə генə сүзгə ни кадəрле наз, җылылык сыйган. Алар безнең нəни генə шатлыгыбызны да зур итеп күрə белəлəр, кечкенə генə кайгыбызны да иң беренче булып уртаклашалар, шукланып алсак та кичерə белəлəр. Әйдəгез əнилəрне беренче бəйрəм белəн котлап аларга иң изге, иң матур телəклəребезне, матур сүзлəребезне əйтик əле!        Самир: Әнием – кадерлем!Марсель: Әнием – якты йолдызым!Айдар: Әнием – бəхетем!Амира: Әнием – сөеклем!Артур: Әнием – җимешем! Айлина: Әнием – алтынным! Эвелина : Әнием – якты кояшым!Кирилл: Әнием – йомшагым!Милана: Әнием – җилəгем!Владик: Әнием – чəчəгем!Ильяс: Әнием – матурым!    Әни - бөек зат , ул күркәм, гүзәл, уңган, тырыш, оста, тыйнак, түземле. Әни ул – тормыш бизәге, ул һәркем өчен кадерле, безгә  гомер  биргән , иң якын    кеше . Алып баручы: Безне назлап үстергәнгәБалалар: Әниләр, рәхмәт сезгә!Алып баручы: Хәрвакыт эшчән булгангаБалалар: Әниләр, рәхмәт сезгә!Алып баручы: Хәрвакыт тырыш булгангаБалалар: Әниләр, рәхмәт сезгә (Әнилəр белəн уен. Бала əнисен тавыштан танып белə уены)Рустам:                  Бүген җил дә йомшак исә, Кояш та назлы көлә. Бүген җиргә иң-иң  якты Кадерле бәйрәм килә. Идель:Чәчәкләрдән җем-җем итеп Якты нурлар бөркелә. Бүген минем дә әниемә Рәхмәт әйтәсем килә.Шамиль: Миңа гомер биргән өчен, Кадерләп үстергән өчен, Назлы карашларың өчен, Пешергән ашларың өчен, Барсы, барсы, барсы өчен Рәхмәт сиңа, әнием. Котлы булсын бәйрәмнәрең.Парлы бию.Рустам:Бәйрәмегез белән котлыйбыз, Изге теләкләр сезгә юллыйбыз, Озын гомер,  якты киләчәк, Эшегездә уңыш телибез.Шамиль:Яшәгез сез сау-сәламәт, Урап үтсен кайгы- хәсрәт. Сез булганда безгә рәхәт.                   Чын йөрәктән сезгә   бик зур рәхмәт! Бәйрәм бүләксез булмый ул, Барыгыз да беләсез. Безнең ничек тырышканны Хәзер менә күрерсез. Нәни кулларыбыз белән Тик сезгә , диеп кенә Әзерләдек бүләкләрне Бик зур көч куеп кына.Алып баручы:     Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Ихлас күңелебездән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар  теләп калабыз.      Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын.       Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар. (Балалар музыка астында чыгып китəлəр)