"Татар халык авыз ижаты"
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: "Татар халык авыз ижаты"
Автор: Хакимова Рамзия Рифовна
Список обучающихся 2 года обучения в объединение «Халык җәүһәрләре» педагог Хакимова Рамзия РифовнаУПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНАМБОУ ДОД «ДВОРЕЦ ТВОРЧЕСТВА ДЕТЕЙ И МОЛОДЁЖИ» им.И. САДЫКОВАУтверждено на педагогическом советеПротокол № ____ от ______________Директор ДТД и М им.И.Х.СадыковР.Н.СалихзяновКАЛЕНДАРНО – ТЕМАТИЧЕСКИЙ ПЛАНзанятий в детском объединении«Халык җәүһәрләре »педагога Хакимовой Рамзии Рифовны г. Нижнекамск 2016-2017 год2нче ел укытуга календарь график планII ел укыту өчен тематик планПрограмма эчтәлеге:1 тема: кереш дәрес.(Балаларны барлау, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү, уку елы планы, бүлек планына кертелгән кичә, бәйгеләр белән таныштыру, юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә.)Кулланма материал: Обучение школьников правилам безопасного поведения на дороге (5-9 классы): Учебно-методическое пособие / Р.Ш.Ахмадиева, С.А.Бикчентаева, Д.Д.Забиров, Е.Е.Воронина и др./ Под общей ред. Р.Н.Минниханова, Д.М.Мустафина. – Казань: ГБУ «НЦ БЖД», 2013 г.2 тема: мин яратам сине Татарстан. (Республикабыз һәм туган шәһәребез тарихы турында сөйләү. Музыка тыңлау. «Мин яратам сине Татарстан» җыры сүзләре, аның авторы турында әңгәмә). Күрсәтмә материал: китаплар, альбом.3 тема: аш –су җырлары. шаян такмаклар. ( татар халык җырларын өйрәнү. Ярсыту, шаярту такмаклары: кара – каршы җырлап әйтешү. Борынгы җырларны,халык җырларын өйрәнү)Кулланма материал: Кашипов М.Н. Җырлыйк та, бииктә. Поём и танцуем. Казань, 1988, дисклар.4 тема: төрле милләт бәйрәмнәре. (Рус халкының тугәрәк уен – җырлары«Хоровод»ы. Аермалык. Танышыр өчен «Забава» ансамбеленә экскурсия оештыру).Кулланма материал: дисклар, видеофильмнар.5 тема: халык уен кораллары (агач кашык,баян,курай белән башкарылган көйләр тыңлау)«Әпипә », «Шома бас»көйләренә кушылып уйнау.).Кулланма материал: “Татар халык җырлары” китабы6 тема: халык уен коралларында башкарылган көйләр. ( Халык көйләре тыңлау.Җырлаганда тел, ирен, муен, битне, диафрагманы тоту. Тиз әйткечләр, сулыш алуга күнегүләр). Кулланма материал: Р. Хайруллина “Дөрес сөйләргә өйрәнегез”. – Казан, 19987 тема: дини бәйрәмнәр. ( «Ураза бәйрәм », «Сабантуй ». Уеннар. «Йөзек салыш » уены оештыру.) Кулланма материал: Фото һәм видеофильмнар 8 тема: Җырлы – биюле , йола уеннары. («Сигезле бию», «Өчле бию», «Алтылы бию»,Уеннар: «Балдак салыш»).Кулланма материал: Татар халык ижаты. Йола һәм уен җырлары. К.1980г (Татарское народное творчество. Обрядовые и игровые песни).9 тема: уен коралларында өйрәнү һәм уйнау. (Кашыклар бәреп, гармун, баян клавишларын өйрәнү).Кулланма материал: кашык, гармун, баян.10 тема: йомгаклау концерты. (Бәйрәмнәрдә катнашу, осталыкка, сәнгатькә өйрәнү).Халык ижаты йортында «Курай» бәйрәмендә катнашу. Программаның методик яктан тәэмин ителешеПрограммада каралган укыту-тәрбия бурычларын үтәү өчен дәресләрнең түбәндәге төрләре кулланыла:Татар халкының узенчәклекле гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән танышу. сәнгать, сөйләм, бию, жырлау, уен кораллары культурасын үстерү, эшчәнлеккә кызыксыну уяту.фольклор турында әңгәмәләр. Шул ук вакытта укучылар мәнфәгате дә исәпкә алына . Укыту бурычларының чишелешенә карап дәресләр түбәндәге төрләргә бүленә:● яңа белем алу (укытучы теоретик мәгълүматны хәбәр итә). Мондый төрдәге дәрестә укучы яңа тема белән таныша;● белем һәм күнекмәләрне формалаштыру дәресләре (педагог җитәкчелегендә мөстәкыйль эшчәнлек);● кабатлау (материалны үзләштерүнең сыйфатын билгели), мондый дәресләр йомгаклау дәресе булып торалар;● катнаш дәрес ( берничә укыту бурычын чишү). Теманың үзенчәлегенә карап индивидуаль, төркемләп шөгыльләнергә мөмкин. Дәрес берничә этаптан тора:● күрсәтмә-методик рәтне аңлату һәм сәнгать әсәрләре репродукцияләрендемонстрацияләү;● балалар фольклорын сәхнәләштерү.● йомгак ясау, рольне үтәү буенча фикер алышу.Эш алымнары һәм методлары.фольклорга кызыксындыру уяту;сценарияләр язу музейга экскурсияләр; милли киемнәргә күргәзмәләр оештырумузыкаль бизәлеш һәм репертуар өстендә эшләүдәрес өчен кирәкле декорацияләр булдыру.концертлар, спектакльләр карауны оештыру;балалар коллективын булдыру һәм үстерү.Материаль-техник база:- төрле төрдәге бәйге, ярышлар өчен оптималь мөмкинлекләр булдыру;- укучыларның иҗади эшләре өчен җирлек тудыру;- аудиоматериал һәм видеотехника;- компьютер;-уен кораллары;- өс киемнәрен булдыру;- проектор, экран һәм башкалар. Кулланылган әдәбият исемлеге:Р.Ф. Ягъфәров. Балалар фольклоры. Казан. “Мәгариф” нәшрияты.2000 ел.Ф.Зарипова. Бала бишеге-гомер ишеге. Яр Чаллы “Идел-йорт” нәшрияты.Гөлбакча (Балалар бакчалары өчен хрестоматия). Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1990 нчы ел.Ф.И.Урманче. Дастаннар. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2001 нче ел.М.А. Усманов. Идегәй дастаны. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1990 нчы ел.“Мәдәни җомга” газетасы.“Мәйдан” журналы.“Мәгариф” журналы.Риваятьләр һәм легендалар җыентыгы. Казан. 1997 нче ел. “Салават күпере” журналы. “Сөембикә” журналы. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1987 нче ел. Татар халык әкиятләре (Тылсымлы әкиятләр) Казан.Татарстан китап нәшрияты. 1994 нче ел. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы. “Идел-йорт” нәшрияты. 2000 нче ел. Татар әдәбияты (5-11 класслар өчен) Казан. “Мәгариф” нәшрияты.Аңлатма язуы“Татар халык фольклоры ” программасы культурологик юнәлештәге программа. Программаның актуальлеге. Федераль дәүләт мәгариф стандартының икенче буыны ( ФГОС ) буенча дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. Дәрестән тыш эшчәнлекнең эстетик - сәнгать юнәлеше укучының танып белү һәм иҗади активлыгын арттыра, шәхси сыйфатларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Төрле төрдәге чаралар, кичәләр баланың физик, акыл үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый. Татар фольклоры да,башка халыкларның авыз иҗаты кебек үк,әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә.Анда без ерак гасырлар тавышын да,бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез.Халык авыз иҗаты әсәрләре- яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.Халкыбызның мирасын тирәнтен өйрәнү, аларның борынгы көй, җыр - моңнарын кайтару, халык иҗатын балаларга җиткерү, аларны шушы үрнәктә тәрбияләү – болар барысыда туган якны һәм аның культурасын өйрәнүдән башлана. Туган якны, аның үткән юлын, сүзлек байлыгын белми торып, халкыбызның рухи хәзинәсен өйрәнеп булмый. Һәр бер милләтнең киләчәк язмышы балаларда. Бала үзе иҗат иткән эшендә катнашып, шуннан рухи азык ала. Халык уеннары - җитезлек, зирәклек, күмәклек таләп итә. Бу исә халык педагогикасының төп нигезе. Соңгы елларда халыклар арасында бара торган этномәдәни процессларның колачлары һәм юнәлешләре үзгәрде, киңәйде. Бүген халык мәдәнияте узара баетыла, үсә, алга бара. Халык фольклоры белән кызыксынган, китапларны чын күңеленнән яратып укыган, спектакльләр караган, андагы вакыйгаларны үз йөрәге аша үткәргән баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була.Бу программада балаларның иҗади активлыгына зур игътибар бирелә. Татар халкының узенчәклекле гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен милли бәрәкәткә әйләндерү, дөнья күзенә күрсәтү. Белем бирү максаты: укучыларда сөйләм буенча белем, күнекмәләр булдыру;укучыларда сәхнәдә үз-үзеңне дөрес тотуның башлангыч элементларын булдыру;укучыларга борынгы җырларны ишетү сәләтен үстерү, башкару осталыгына өйрәтү: татар халкының мәдәниятен, тарихын, гореф – гадәтләрен саклап калу Үстерү максаты:- музыканы тыңлый һәм аңлый белү;- сәнгатьле уку активлыгын формалаштыру.Тәрбия бирү максаты:-милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү,-тату коллектив булдыру.Шушы максатлардан чыгып түбәндәге бурычлар куелды: 1. Балаларда татар халкына, аның тарихына, сәнгатенә мәхәббәт уяту. 2. Балаларда рухи хәзинәләребезгә ихтирам уяту, шәфкатьлелек, инсафлылык элементлары тәрбияләү.3.Логик фикерләүне үстерү, акыл-зиһен эшчәнлеген арттыру.4.Халык фольклоры сәнгате серләренә төшендерү.5.Милли киемнәребез, көнкүреш әйберләре турында яхшырак күзаллауны үстерү.6.Грим сәнгате, бизәнү-ясану турында гомуми белешмә бирү.7.Балаларда дуслык, татулык, бер-берсен хөрмәт итү хисләрен тәрбияләү.8.Узенчәклекле бәйрәмнәрен йолаларын өйрәнү, киңәйтү.9.Куелган максатларга тулысынча ирешү өчен, дәресләрдә өйрәнелә торган темага карата төрле уеннар кертү, тарих, әдәбият, музыка белән эзлекле бәйләнеш булдыру.10. Укучыларга берләшмәдә һөнәр юнәлеше бирү, аларда махсус белем һәм күнекмәләр булдыру.11. Гаиләнең тәрбия потенциалын файдалану өчен берләшмәнең ата-аналар белән хезмәттәшлеген үстерү һәм ныгыту. “Татар халык фольклоры ”ның башка программалардан үзгәлеге.Түбәндәге программа буенча белем алган балалар төрле яктан үсеш алалар, сәнгать һәм мәдәният көллиятләрендә, шушы юнәлештәге югары ВУЗ ларда уку өчен әзерлекле булып чыгалар. Программа буенча 6нчы сыйныфтан алып 10нчы сыйныфта укучы балалар шөгыльләнә алалар. Икенче ел укытылучы балалар атнага 2 көн 3шәр сәгать белем алалар. Укыту укучылар сәләмәтлегенә зыян килми торган җылы, якты һәм уңайлы бүлмәләрдә алып барыла. Ф.И.О. Хакимова Рәмзия Риф кызыТүгәрәкнең исеме ”Халык җәүһәрләре” Мәктәп- № 10, Бүлмә- № 211.Каты: 2 кат Кабинетта тәрәзәләр саны -2.Икешәр лампалы утлар 12 штук.Түшәм акбур белән агартылган,стеналар ачыу төстәге буяу белән буялган.Идән яна ленолиум белән ябылган.Җиһазландыру : шкаф -6,укытучы өстәле – 1, укытучы урындыгы -1, урындыклар -24, парта – 12, проектор -1, экран, 2 ноутбук,такта,көзге,баян. Программа икенче ел укытылуга язылган. Берләшмәдә укыту даими составта, төркемләп алып барыла. Икенче ел укытылучылар саны – 12. Программаны тормышка ашыруның төп шартлары:Программа өстәмә белем бирү педагогыннан фәнни-педагогик әзерлеккә ия булуны таләп итә. Укытучының филология, тарих, технология, рәсем сәнгате, әдәбият фәннәре буенча билгеле бер күләмдә белеме, сәләте, күнекмәләре булырга тиеш. Һәрдаим эзләнгәндә, бай материал туплап, белгечләр белән киңәшләшеп, укучыларны эшчәнлеккә җәлеп иткәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.Белем бирү программасы шактый катлаулы, шуңа күрә берләшмәгә йөрүче балаларның дәресләргә системалы йөрүе кирәк. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: теоретик материал һәр дәрестә гамәли эш белән ныгытылырга тиеш. Шуны истә тотып программада гамәли дәресләр өстенлек итә:– төрле очраклар өчен куркынычсызлык инструктажлары уздыру һәм журналларда теркәү ;– сәнгатьнең төрле төрләре (спектакль, концерт, әдәби кичәләр), экскурсияләр, оештыру һәм уздыру;– елның төрле вакытларында саф һавада уйнау өчен хәрәкәтле уеннар оештырып уздыру;– муниципаль район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашу;-төрле күләмдәге бәйгеләрдә катншу;–ата-аналар белән берлектә төрле чаралар уздыру;–юлларда балалар травматизмын кисәтү буенча чаралар үткәрү.–сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар оештыру.Дәрес формалары һәм режимы.Укучының шәхесен, аның дөньяга карашын һәм иҗат сәләтләрен тәрбияләү һәр баланың яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле. Укучының гомуми һәм махсус үсешенә ирешү бурычы никадәр конкретрак итеп куелган саен, укыту формасы проблемасы да үзен ныграк сиздерә бара. Прграммада укыту формасы буенча эш фронталь, индивидуаль, парлап-парлап, звенолап һәм группалап оештырылырга мөмкин, ләкин ул ничек оештырылса да, коллектив эчендә шәхесара мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм итәрлек булырга тиеш.Фронталь формада укыту материалны бөтен коллективка бирү юлы булса, звенолап һәм төркем белән эшләү юлында укучыларга сәләтләрен ачарга, бер-берсенең ярдәмен тоярга һәр конкрет этапта мөмкинлекләр туа.Укучыларның укыту һәм тәрбия ихтияҗларын үзенчәлекле итү өчен төркемнәр һәм төркемчекләр белән эшләү тәкъдим ителә (баланың яше һәм берләшмәдә эшләү тәҗрибәсе күздә тотыла). Индивидуаль форма укучының мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнүен искәртә. Монда педагог ярдәме белән баланың эшчәнлеге арта, ул мөстәкыль эшләргә өйрәнә.Укыту прцессы вакытында түбәндәге дәрес формалары исәпкә алына:типовой дәресләр(үз эченә теоретик нигез белән танышу һәм теоретик нигезне ныгыту өчен кирәк булган күнегү һәм уеннарны ала);иҗади дәресләр ( этюдлар, миниатюралар, пантомималар, мезанценалар төзү һ.б.);практик дәресләр ( артикуляция гимнастикасы, сулыш алуга күнегү -ләр);видеоматериаллар карау;сюжетлы-уенлы һәм бәйге программалары;бәйрәм йолалары куелышлары.Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү ысуллары.Беренче ел татар халык фольклоры берләшмәгә йөргән балалар: -авазларны, сүзләрне дөрес әйтә белергә; - хәрәкәтләрне музыкаль ритм белән тәңгәл китерә белергә;- гәүдәне дөрес тота белергә;- психологик-эмоциональ халәтне дөрес табарга;- коллективта үзләрен дөрес тотарга;- сәхнәдә чыгыш ясаудан курыкмаска;- актерлык осталыгының беренче элементларын үзләштерергә тиешләр. Икенче ел укытуда көтелгән нәтиҗәләр:халык фольклорын сәхнәләштерә белү;хәрәкәтне тавыш, бию һәм музыка белән куша белү; - психологик-эмоциональ халәтне дөрес табарга; - коллективта үзләрен дөрес тотарга.Укыту процессы түбәндәге тикшерү ысулларын күздә тота:кереш (уку елы башында үткәрелә, үткән темалар буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту өчен); агымдагы ( уку барышында узган дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту өчен);- рубежный (программадагы билгеле бер бүлекне узганнан соң);- йомгаклау ( уку-укыту программасын бетергәннән соң).Алган белемнәрне ныгыту өчен һәр чыгыштан соң куелган күренеш җентекләп күмәк рәвештә анализлана, дөрес алымнар ачыкланыла, типик хаталар тикшерелә.Тикшерү ысуллары шулай ук зачетлар; Балалар һәм яшьләр сараенда уздырылучы кичәләрдә катнашу; район, республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашу формаларында да гамәлгә ашырылырга мөмкин. Укучылар белергә тиеш:-халык авыз иҗатына хас үзенчәлекләрне,төрләргә бүленешен, халкыбызның язмышын,үткәнен,уй – фикерләрен, кичерешләрен күзалларга, дөньяны танып белергә,фольклор әсәрләрендәге чорларга бәя бирергә;-татар халык авыз иҗатының(мәкаль, әйтем,табышмак, җырһ.б.)төрләрен сөйләмдә куллана белергә һәм шуннан чыгып әдәби сөйләмгә ия булырга;-әкиятләр сөйли белергә,бишек җырлары һәм халык җырларын башкара белергә; такмак һәм такмазаларны, мәкаль – әйтемнәрне яттан белергә; бәет,мөнәҗәт кебек төрләрне көйләп укый белергә;Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерергә (шигырь, әкият,бәет һ.б. язу). көтелгән нәтиҗәләр әдәбият теориясенең төп төшенчәләрен белү;халык авыз иҗаты әсәрләрен аера, анализлый һәм аңлый белү;жанр төрләре белән эшли белү;үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү;фәнни әдәбият белән эшли белү;кеше каршында чыгыш ясый белү күнекмәсе булдыру.Программа милли-төбәк компонентын исәпкә алып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны күздә тотып төзелде. Шулай ук программага 6 сәгатькә исәпләнгән “Юл куркынычсызлыгы” буенча тематик укыту модуле кертелде. КушымтаУкыту- тәрбия эше