Уроки жизни
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Уроки жизни
Автор: Марданова Гульназ Мирхазияновна
МБОУ «Тат.Шуранская ООШ»Муслюмовский район Республика ТатарстанЭШЛЕКЛЕ УЕН“ӘТИЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕП АЛЫЙК”(Ата- аналар җыелышының сценариясе)Төзеде: Марданова Г.М.Класс җитәкчесе2016 елАта – аналар өчен эшлекле уен.Тема: Әтиләр турында сөйләшеп алыйк әле.Максат: бала тәрбияләү эшендә әтиләрнең үз рольләрен дөрес аңлаулары өчен шартлар тудыру.Бурычлар: Бүгенге көндә дөньяда әтиләрнең роле турындагы тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән тпныштыру;Улыңның/ кызыңның шәхес – типологик сыйфатларын формалаштыыруда әтиләрнең катнаашы барлыгын ачыклау;Әти- әниләрне баларның анкеталары нәтиҗәләре белән таныштыру; әтиләрең гаиләдәге роле турында укучыларның карашы белән таныштыру;Баларны тәрбияләү эшендә килеп чыккан хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне бергәләп чишүгә әти- әниләрнең кызыксынуын үстерү.Чараны үткәрү өчен хәзерлек эшләре:Оештыру моменты.Сәләмләү, “Уч төпләре” белән күнегүләр.Разминка: әти – әниләрнең һәм баларның аралашуы.(бит мимикасы белән)Төп өлеш:а) Әтиләр күзлегеннән хәл ителәсе мәсьәләләр:- Күнегү: “Гаиләдә әтинең роле”- Күнегү: “Начар әтиләр кагыйдәсе”- Күнегү: “Улыңны/кызыңны тәрбияләгәндә әтиләр роле”б) Балалар күзлегеннән хәл ителәсе мәсьәләләр(проблемалар). - Гаилә рәсемен анализлау, укучыларнын анкеталарын анализлау.- Күнегү: “Балалар киңәшләрен бирәләр”5. Нәтиҗәләр чыгару.- Күнегү: “Теләкләр тартмасы”- Рефлексия.Кабинетны җиһазлау:Тактада уеннын исеме, ватман кәгазе, эпиграфлар.Укучылар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.Әтиләр турында җырлар язмасы.Һәр баланың “Гаилә әтисе” дигән тесты.Әтиләр турында шигырьләр.Җиһазлау: презентация , картоннан ясалган 2 төскә буялган уч төпләре, күнегүләр өчен битләр, “Әтиләр белән балаларның йөз мимикаларына карап аралашуы” өчен стикерлар, теләкләр тартмасы, ручкалар , карандашлар.Уен барышы:Уен башланганда җыр яңгырый.1.Оештыру моменты.Әти – әниләрнең очрашуы. Аларны 2 группага бүлү: әниләрне беренче группага, әтиләрне икенче группага. Уенда катнашу өчен кирәкле әсбапларны өләшү.2.Сәләмләү. - Исәнмесез! Бүген без сезнең белән әтиләр турында сөйләшербез. Әтиләр алар шундый кешеләр, без аларны чиксез горурланып балалар куңелен рухландыручы тәрбиячеләр дип атый алабыз. Бүгенге көн гаиләсен тәрбияләүдә әтиләрнең зур роль уйнаганын әйтеп китәсе килә. Дөньядагы барлык әтиләргә, безгә кадәр булган, хәзерге көндәге һәм киләчәктә булачак әтиләргә тирән алкышларыбыз булсын. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә югары бәя бирәбез. Мин сезгә бүгенге очрашуыбызның темасы, эчтәлеге итеп Ричи Уорренның оптимистик рухта язылган мәкаләсеннән бер өзеген бүләк итәсем килә. Аның мәкаләсе “Ялгыз ир” дип атала. Ирләр күп мәртәбәләр дөньяны җимерелүдән саклаганнар, компанияләрне банкротлыкка чыгудан алып калганнар. Алар моны ни өчен эшләгәннәр соң? Алар мондый батырлыкларны үзләренеңң гайләләрен саклап калу бәрабәренә кылганнар. Карап карагыз әле, купме әтиләр диванда ятып ял итәсе урында ял көннәрендә балалары белән футбол карарга баралар, туңдырма кафеларына, зоопаркларга, музейларга баралар, чаңгы шуарга чыгалар. Иртән балаларын мәктәпкә озаталар. Мин, гомумән, шулай уйлыйм, һәр ир – ат, әгәр аңа баштан ук ирек куйсаң, үзенең гаиләсе һүм балалары өчен бар нәрсәне эшләргә дә сәләтле. Билгеле башта бөтенсе дә тиз генә, оста гына хатын-кызларныкы кебек һәм әниләрнеке кебек килеп чыкмый. Вакытлар узу белән алар әниләрне уздырып та җибәрә әле. Аларга үз балаларын кайгыртуда комачауларга беркемнең дә хакы юк. Әтилек хисе аларга да табигать тарафыннан салынган бит. Бу турыда күпчелегебез искә дә алмыйбыз, сөйләмибез дә. Башта без кешеләрне бер-берсе белән якынайта торган иң ышынычлы чараны файдаланыйк. Нәрсә соң ул? (Елмаю). Бер-берегезгә елмаюлы караш ташлагыз. Елмаюның энергиясен бик тиз сизәрсез.“Уч төпләре” күнегүеҺәрбер әти-әни картоннан ясалган “уч төпләре”н ала.Хәзер әйдәгез “уч төпләре” белән алда булачак сорауларга тавыш бирик: кызыл төс – әйе, зәңгәр төс – юк дигәнне аңлата.Сез үзегезнең балаларыгызны яратасызмы?Бала тәрбиясе белән әни кеше генә шөгыльләнергә тиеш дип саныйсызмы?Ата-ана хезмәте – иң авыр хезмәт дип саныйсызмы?Әти белән малай арасында үзләре генә белгән серләре булырга тиеш дип саныйсызмы?Уен вакытында сез бер-берегезгә ярдәм итәргә әзерме?III. РазминкаКүнегү “Әти-әниләр белән балаларның йөз мимикасына карап аралашуы”. Алып баручының сорауларына җавап биргәндә, үз алдыңа куелган биткә (кәгазьгә), тактада бирелгән пиктограмманың берсен ясарга.Балагыз белән аралашканда сез бу битнең (йөзнең) кайсысын кулланасыз?Сезнең белән аралашканда балагыз йөзнең кайсын куллана?Сезнең белән аралашканда балагызның кайсы йөз белән аралашуын теләр идегез?Фикер алышу: Әти-әниләрдән кайсы пиктограмманың күп икәнлеге сорала. Беренче һәм икенче сорауларның пиктограммалары чагышамы? Икенче һәм өченче сорауга җавапларда аерма бармы?Нәтиҗә чыгару: Бала үзенең әти-әнисен ярата. Аңа ларның назы, иркәләве, яратуы кирәк. Әгәр дә әти-әниләр үзләренең балаларының йөзләрендә һәрчак шатлык балкуын күрәселәре килсә, бәхетле итәселәре килсә, эштәге, шәхси тормыштагы уңышсызлыкларга карамыйча, балаларының тормышына уңай эмоцияләр (тәэсирләр) өстәт торырга тиешләр.IV. Төп өлеш.Ата-аналар проблемаларны ничек күрә?Элек-электән әти кешене мал табучы, ә әни кешене тормыш учагын саклаучы һәм балалар тәрбиячесе дип санаганнар. Ләкин хәзерге россияле гаиләдә хатын-кызның күпчелеге теләсә дә теләмәсә дә (кайбер очракта яшәү шартлары мәҗбүр итә) тулысынча тормышны үзе алып барырга тели. Күпчелек ир-атлар гаиләне тәэмин итәрлек хәлдә түгел, гаилә өчен җаваплылык тота алмый һәм шуңа ярашлы рәвештә гаиләдә үрнәк әти була алмый. Бала өендә ни күрсә, шуңа өйрәнеп үсә. Шигырь укыла немец сатиригы Себастьян Брантның. Ребёнок учится тому,Что видит у себя в дому,Родители пример ему.Кто при жене и детях груб,Кому язык распутства люб,Пусть помнит, что с лихвой получитОт них всё то, чему их учит.Там где аббат не враг вина,Вся братия пьяным - пьяна.Не волк воспитывал овец,Походку раку дал отец.Коль видят нас и слышат дети,Мы за дела свои в ответе.И за слова…Легко толкнутьДетей на нехороший путь.Держи в приличии свой дом,Чтобы не каяться потом. Ул инде 15 нче гасырда ук язылган. Аның язылуына ничә йөз еллар үтсә дә, ул әле бүген дә актуальлеген югалтмаган. Кызганычка каршы, күп кенә гаиләләр бүгенге көндә кыенлык кичерә. Уңышсыз гаиләләр саны арта. Аларда әти-әниләр бала тәрбиясе өчен үзләрендә җаваплылык сизмиләр, аларның тормышлары белән бөтенләй кызыксынмыйлар. Билгеле, балага беренче чиратта барыннан да бигрәк әни кирәк дип санала. Ул аңа тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән тендыра, аякка бастыра. Ләкин әле бу әти кеше өстеннән тәрбия өчен җаваплылык төшерелә дигән сүз түгел. Аның роле бала тәрбияләгәндә бик зур. Әни кеше баланы дөньяга китерсә, әти кеше аны кеше арасына чыгара. Хәзерге вакытта әти һәм ир-атның буыннан-буынга килгән роле үзгәрешләр кичерә. Әти кеше идеалы капма-каршы сыйфатларга ия була башлады. Элек әти хакимлек өлгесе булса, хәзер аннан наз, нәфислек, балалар турында йомшак кайгырту көтәләр. Күнегү “Гаиләдә әти кешенең роле”-Хөрмәтле әти-әниләр, хәзерге җәмгыятьтә гаиләдә әтинең роле турында сез нинди карашта торасыз соң? Бүгенге җәмгыятьнең бөтен бәласе дә шунда инде: бу көч еш кына бөтенләй сизелми дә. Гаиләнең балага йогынтысы турында сөйләгәндә, күз алдында әниләр йогынтысы күзаллана. Мәктәпкә, ата-аналар җыелышларына күпчелек нигездә әниләр, әбиләр йөри. Бездә ул инде күптән таралган гадәт – больничный листларны да күпчелек әниләргә бирелә. Ир-атлар һәм хатын-кызларның тәрбия ысулында аерма бар. Атаклы психолог һәм философ Эрик Фромм әйткәнчә баланы яратуның 2 төре бар: әтиләрчә һәм әниләрчә. Әтиләр яратуы ул тикшерелгән һәм гадел ярату: баланы кешелек сыйфатлары һәм күрсәткән хезмәтләре өчен ярату. Ә әниләр яратуында чынбарлык читтә тора: алар баланы булганнары, яшәгәннәре өчен яраталар. Фромм фиекренчә, һәр кешегә нормаль үсеш өчен әти яратуы да, әинеке дә кирәк. Бер яклы гына авышу чынбарлыкны тоюны бозуга һәм тәртипсезлеккә китерә. Фромм көнбатыш җәмгыятьләрендә “әтисезлек” көчле дигән. Феминисткаларның (хатын-кызларга ирләр белән бертигез хокук бирүне күздә тоткан агым вәкилләре) хәзерге җәмгыятьтә ирләрнең психик һәм физик яктан җитлекмәгәнлекләре турындагы зары бер яктан караганда өлешчә дөрес тә. Хәзерге буын балалары әтиләрнең дәрәҗәләре югалу атмосыерасында үсә. Әтинең юклыгы – формально ул булса да – зур бәла. Очын-очка ялгап бара алмаган әти балага уңай үрнәк була алмый. Күп акча эшләү белән мавыккан әти дә гаиләсен, баласын оныта. Әниләр бервакытта да әтиләрне алыштыра алмыйлар, бу аларның көченнән килә торган эш түгел. Күнегү “Начар әтиләр кагыйдәләре”Хәзер мин сездән “начар әтиләр” кагыйдәләрен төзүегезне сорыйм. Һәркем үз алдындагы кәгазьгә яза, яңадан бу гомумиләштерелә һәм укыла. (Мисаллар: “Бервакытта да үзеңнең балаң белән уйнама”; “Нәрсә белән мавыкканы, аның кызыксынган эйберләре турында сорама”; ”Бервакытта да улыңны походларга, балыкка, гаражга һ.б. җирләргә алып барма”).Фикер алышу: сез ничек уйлыйсыз, без бу кагыйдәләрне нигә төзедек соң? (Бервакытта да бу кагыйдәләргә иярмәс өчен).Александр Сергеевич Грибоедов 200 елэлек язып калдырган: (Күз алдыңда әтиең үрнәге торганда, башка үрнәк кирәк түгел). Безнең көн өчен әһәмитлеме соң болар? Фикер алышуКүнегү “Улны/кызны тәрбияләгәндә әти роле”Мин сезгә 3 минут эчендә таблица төзергә кушам:Беренче группа – “Әти кеше малаенда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тиеш”Икенче группа – “Әти кеше кызында нинди сыйфатлар тәрбияләргә тиеш”(Таблицалар буенча группаларда фикер алышу уздырыл, аннан нәтиҗәләр укыла).Әти булу җайлы эш түгел, бу вазыйфа кыен да, катлаулы да, җаваплы да. Малайлар үсә тора, сезне кайвакыт шатландыралар, кайчагында борчуга салалар. Малайлар алар аерым үзгә халык, тынгысызлар,бер урында гына тормыйлар. Сезнең улыгыз чын ир булып үссен өчен, сезнең җаныгыз, тәнегез белән зур хезмәт куюыгыз кирәк, акыл, такт, ирләрчә катылык, ныклык, түземлелек, бер-береңне аңлау кирәк. Малай кешегә ирләр йогынтысы, анда ирләр сыйфаты: ирләрчә дәрәҗә, хатын-кызга рыцарьларча мөнәсәбәт, җаваплылыкны үз өстеңә ала белү, хезмәт ярату һ.б. булырга тиеш.Кызларга һәряклапта камил тәрбия бирү өчен, тәртипле хатын-кыз характеры тәрбияләү өчен малайларга булган кебек үк, аларга әтиләре белән даими аралашу, бергәләп хезмәттәшлек итү кирәк.Кыз бала тугач та ул әтисеннән мактау ишетергә тиеш, мәсәлән, “принцесса, минем чибәркәем” дигән. Бу кыз-балада үз-үзенә ышаныч, хатын-кыз горурлыгы тәрбияли. Кызны тәрбияләү шулай ук бик әһәмиятле, нечкә, җаваплы эш. Үзенең алдагы тормышында ул бар гамәлләрен дә әтисен күз алдында тотып кыла: тормыш иптәшен дә әтисенә охшатып сайлый, башка ирләр белән аралашканда да бу шулай булып кала. Нәкъ менә гаиләдә, әти белән әнинең ролен күзәтеп ир-ат һәм хатын-кызлар арасындагы үзара яхшы мөнәсәбәтләрне күзаллый, аларның ата-ана бурычын ничек үтәүләрен, вазыйфаларын, гаиләдә кайгыртучанлыкны, килеп туган проблемаларны ничек чишәргә кирәклеген күреп үсә, өйрәнә.Балалар күзлегеннән проблемалар.Балалар белән үткәрелгән анкета нәтиҗәләре тактада күрсәтелгән, шулай ук “Минем гаиләм” дигән балаларның рәсемнәре күргәзмәсе.Әйдәгез әле балаларның рәсемнәренә күз салыйк, әтиләргә нинди бәя бирә микән балалар?Гаилә турындагы рәсемнәрне анализлау.Рәсемнәрдә әтине ясаганнармы?Балаларның рәсемнәрендә әтиләр нинди эш белән шөгыльләнәләр?Рәсемдә әтинең урыны нинди, кайда? (размеры, ачыграк итеп ясалган).Рәсемнең кайсы өлешләре сагаерга мәҗбүр итә? Балалар белән бергә эшләгәне, уйнаганы сүрәтләнгәнме?Балаларны сораштыру нәтиҗәләреБалаларга әтиләренә кагылышлы 5 сорау бирелгән иде. Нәтиҗәләр бик канәгатьләнерлек түгел. 25 баладан сорауга җавап алынды:Әтиегез сезнең белән кичләрен уйныймы? (“әйе” – 17 бала);Әтиегез сезгә дәресләр әзерләшәме? (“әйе” – 15 бала);Сезнең белән чаңгыда һәм тимераякта шуамы? (“әйе” – 8 бала);Прогулкага чыкканда сезне үзе белән аламы? (“әйе” – 21 бала);Йоклар алдыннан китаплар укыймы? (“әйе” – 8 бала);Без балалардан әтиләренә киңәшләр бирергә сорадык, әйдәгез аларны тикшерик.Балалар киңәшләрен бирәләр (кушымта 2).Фикер алышу: Безнең балаларның киңәшләре үтенеп сорауны яки таләпне белдерәләр. Аларда бала үзенең интересларын кәнагатьләндерүне, яисә үз файдасын алга сөрә. Ә әтиләр турындагы чын кайгыртуны сирәк кенә күрергә мөмкин. ЙомгаклауБала тәрбияләүдә әтиләрнең роле турында сөйләшкәндә, галимнәр фикеренчә, хәтта белемсез, мәгълүматсыз, тәҗрибәсез әтиләр дә чынлыкта бик мөһим. Әтисез үскән балаларның алга бару омтылышы түбән дәрәҗәдә, аларда шомлану, шикләнү хисе көчлерәк. Әти юклыгы укуда һәм үз кадерен үзе белүдә чагылыш таба. Аңа чын ир-ат булу авыр бирелә, ә бу рәхимсезлеккә, катылыкка һәм агрессияга китерә. Ә кемнәрнең әтиләре тәрбия эшендә актив катнашса, ул балаларның психомоторный һәм акыл үсеше буенча уздырылган тест сорауларына җаваплары югары билгеләргә лаек була. Йомгаклап, мин сезне түбәндәге күнегүне үтәргә чакырам.Күнегү “Теләкләр тартмасы”Алдан ук барлык катнашучыларга да кәгазь битләре куела, анда бу занятиедә катнашучыларга теләкләрен язарга кушыла. Аерым кешегә атап түгел. Битләрне теләкләр тартмасына салырга. Аннан соң алып баручы бу теләкләрне болгата, һәрбер ата-ана үзенә теләк тартып чыгара.Ә хәзер хөрмәтле әти-әниләр, сезнең игътибарга зур булмаган өй эше тәкъдим итәбез. Сезнең һәрберегезгә “Гаилә әтисе” дигән тест тәкъдим ителә. Аның сорауларына җавап биреп, үзегезнең нинди гаилә башлыгы икәнен белерсез. Әгәр сорауларга хатыныгыз җавап бирсә, файдасы – һәр ике якка була. Бүгенге уенга килеп, актив катнашып утырганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Әйтәсе килгән сүзләрегез, фикерләрегез булса- рәхим итегез, без тыңлап үтәрбез. Саубулыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!“Гаилә әтисе” дигән психологик тестСез нинди гаилә әтисе? Моны яхшырак белү өчен 23 сорауга җавап бирегез. Әгәр сорауга “килешәм” дип җавап бирсәгез, 2 очко аласыз, “ботенләй үк түгел” дисәгез, 1 очко, “килешмим” дисәгез – 0.Сез болай дип әйтү белән килешәсезме:Ир кеше кече яшьтәге балаларга карый, зурлар белән яхшырак эшне башкарып чыга.Аерылышканнан соң балалар әни белән калырга тиеш.Яхшы ир гадәттә яхшы әти дә.Ирләр хатын-кызлар кебек үзләренең хисләрен ачыктан-ачык белдерергә тиеш түгел.Балалар тәрбиясендә әти карашы, фикере хәл иткечрәк.Бала туганнан соң хатын иренә азрак игътибар итә.Начар әтигә түзеп яшәгәнче, аның булмавы яхшырак.Хатын-кыз ирләргә караганда барысын да яхшырак эшли дип санала икән, ул чагында балаларны ул тәрбияләсен.Әгәр бала нәрсәнедер башкарып чыга алмый икән, ул һәрвакыт әнисенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Балага мәхәббәт никадәр көчле, аны тәрбияләү шуның кадәр җиңелерәк. Әти кеше баланы тәрбияләүгә, аны бу турыда хатыны сораса гына, катнашырга тиеш. Әти-әни аерылышканнан соң әнисе белән калган кечкенә бала әтисе юклыгын гомумән сизми. Гадәттә әниләр балаларны кирәгеннән артык иркәлиләр. Әтиләргә чираттагы ялны гаиләсе белән бергә үткәрү файдалы. Малай кеше кечкенәдән үк кызларга карый икенче төрле тәрбияләнергә тиеш. Кайбер балалар үзләренең вакытларын әниләренә караганда әтиләре белән үткәрүне өстенрәк күрәләр. Тәрбия эшенең барлык төр өлкәләрендә сез хатыныгызны уңышлы алыштыра аласыз. Бала әнисенә карый әтисен ныграк хөрмәт итәргә тиеш. Балалар белән шөгыльләнгән чагында хатыныгыз һәрчак катнаша (тыгыла, кысыла). Әгәр теләге булса, ир яңа туган баланы хатыныннан ким карамый. Әти улы өчен кызына карый кирәгрәк. Сезнең хатыныгыз сезне җитди тәрбияче буларак кабул итми.Җавапларның һәр группасында үзегезнең ничә очко җыйганыгызны санагыз. I группага 1, 4, 5, 12, 13,15, 19, 22 нче сорауларга җаваплар керә. II группага 2, 6, 8, 9, 11, 17, 20, 23 нче сорауларга җаваплар керә. III группага 3, 7, 10, 14, 16, 18, 21 нче сорауларга җаваплар керә. Һәр группа сезнең гаиләнең әтисе караган типка туры килә. Җавапларның кайсы группасында күбрәк очко җыйсагыз, сез шул типка керәсез.1 нче тип – “гадәти” (традиционный). Ул гаилә башлыгы, балалар тәрбияләү буенча булган сорауларны чишкәндә соңгы сүзне әйтүче. Вакыты белән ул усал, каты,таләпчән, дисциплинага зур әһәмият бирә, балалардан үз бурычларын үтәүне таләп итә. Күп балалы гаиләләрдэ ул еллар узган саен балалар тәрбиясенә, бигрәк тә малайларныкына күп игътибар бирә. Төптән караганда аның белән балалар арасында чын, эчкерсез мөнәсәбәтләр юк. Балалар гадәттә әтиләренә карата сабыр булалар, чөнки алар белеп торалар, ул аларның теләкләрен һәм кирәк нәрсәләрен җитәрлек белми.2 нче тип – “гаилә иминлеген, тынычлыгын, муллыгын кайгыртучы әти”. Балалар тәрбияләү эшендә ир хатынына тулы ирек бирә. Ул бу эштә барыбер хатынын алыштыра алмаячагын аңлый. Ул һәрвакыт эштә. Буш вакытында да ул балалар белән шөгыльләнми. Гаҗәп түгел, бераздан соң балалар да аннан читләшә башлый. Бу вакытта хатын кечкенә хәйлә куллана ала. Вакыт-вакыт, берничә көнгә туганнарына китә һәм балаларын ире күзәтүе астында калдыра. Ир шул вакытта, хатыны аңа әти буларак ышаныч белдергәнен аңлар.3 нче тип – “хәзерге заман әтисе”. Мондый төр әтиләр өчен балалар турында кайгырту, алар белән аралашу нормаль һәм табигый нәрсә. Аның моның өчен вакыты тыгыз булса да, кичләрен ул балалары белән үткәрә. Балаларны ярата, яратуын белдерергә оялмый, зур балалар белән генә уйнау түгел, кечкенәләрен карарга да мөмкин. Балалар аны хормәт итәләр. Үзләренең чын йөрәктән булган серләре белән әтиләре белән дә, әниләре белән дә бүлешәләр.Кушымталар:1.Чакыру кәгазеХөрмәтле ________________________!Сезне 20_____елның “___”___________ ата-аналар җыелышы кысаларында узачак “Әтиләр турында сөйләшеп алыйк” дип исемләнгән эшлекле уенга чакырабыз.Көтеп калабыз. Килегез!Безнең адре:______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________Сыйныф җитәкчесе:__________________ 2.Балалар киңәшеӘТИ.......Хезмәт хакын күп итеп ал.Мине начар билгеләр өчен ачуланма.Бу кадәр усал, кырыс булма.Азрк эшлә.Зинхар өчен, миңа да игътибарыңны калдыр эле.Ягымлы, әйбәт бул.Тәмәке тартма!Дәресләрне эзерләргә кушма.Минем туган көннәремдә минем янымда бул.Ял көннәрендә минем белән бул.Әниемә һәрвакытта булыш һәм аны нык итеп ярат.Минем көндәлегемне тикшермә.Телевизорны азрак кара.Өйдә күбрәк бул.